Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы”ның яңа җитәкчесе

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Эльвира Әхмәтова билгеләнде һәм без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, аңа уңышлар телибез. Сүриябезгә "Татар рухы һәм каләм" Бөтенроссия конкурсы бәйгесендә бүләк тапшыруы белән дә якын ул безгә... Эльвира Әхмәтова 2015 елның июленнән агентлык җитәкчесе урынбасары иде. Искәртеп үтәбез: элеккеге...

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Эльвира Әхмәтова билгеләнде һәм без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, аңа уңышлар телибез. Сүриябезгә "Татар рухы һәм каләм" Бөтенроссия конкурсы бәйгесендә бүләк тапшыруы белән дә якын ул безгә...

Эльвира Әхмәтова 2015 елның июленнән агентлык җитәкчесе урынбасары иде. Искәртеп үтәбез: элеккеге беренче урынбасар Нурия Беломоина бу вазыйфадан 16 октябрьдә китте.

Белешмә өчен: Эльвира Әхмәтова 1978 елның 9 маенда ТР Әгерҗе районында туган. 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. 2000-2004 елларда - "Алабуга радиостудиясе" мәгълүмат хезмәте һәм "Ал-медиа" ААҖ хәбәрчесе, татар редакциясе җитәкчесе, хәбәрләр хезмәте җитәкчесе; 2002-2004 елларда - «Татарстан» радиосының штаттан тыш хәбәрчесе; 2003 -2004 елларда - шул ук вакытта «БИТ-ТВ» телеканалында хәбәрләр хезмәте җитәкчесе; 2004-2012 елларда - "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әйдәп баручы белгеч, ММЧ бүлеге башлыгы; 2012-2012 елда - ТР «Татарстан китап нәшрияты» ДУП баш мөхәррире урынбасары; 2013-2015 - "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында эшләр белән идарә итүче; 2015 елның июленнән - "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев