Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"сыз өйдә күңелсез

"Кыенлыклар безне берләштерәчәк" 1 апрельдән 2014 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды. Үзгәлеге дә бар: газетага язылу бәясе артты. Әле кайчан гына җиң сызганып эшләп алган идек. Газетага язылу кампаниясе тагын килеп җитте. Гәҗит халкын да, авыл халкын да дулкынландыра монысы. Чөнки, язылу бәясе гади халык өчен 444 сум...

"Кыенлыклар безне берләштерәчәк" 1 апрельдән 2014 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды. Үзгәлеге дә бар: газетага язылу бәясе артты. Әле кайчан гына җиң сызганып эшләп алган идек. Газетага язылу кампаниясе тагын килеп җитте. Гәҗит халкын да, авыл халкын да дулкынландыра монысы. Чөнки, язылу бәясе гади халык өчен 444 сум булды, ә оешмалар 456 сумга языла алачак. Аерма - 159 сум. Беренче карашка, шактый. Тик, шунысын да истә тотыйк, соңгы елларда газга, утка, суга, кибетләрдәге ашамлыкларга бәяләр берничә мәртәбә артканда, газетабызга язылу бәясен тотрыклы саклый алдык, үзгәрмәде. Бездән генә торса, бу юлы да саклаган булыр идек, почта хезмәтенә дәүләттән субсидияләр бетерелү безне дә, почта хезмәткәрләрен дә бик кыен хәлгә куйды. Үзебезнең булмаган гаебебезне юар өчен, почта хезмәткәрләре белән берлектә, сезнең белән аралашып, элекке бәя белән язылырга мөмкин икәнен дә аңлаттык. Бу хакта сез беләсез, мөмкинлектән файдаланып, газетабызны укучыларның бер өлеше газетабызга язылып өлгерде, мөмкинлеге булмаучылар: "Борчылмагыз, газетага ничә сум булса да язылабыз, мәгълүмат бик күп, аннан соң әлегә кадәр бергә яшәп, ничек инде яраткан газетабыздан баш тартыйк, безне үз гаиләгез кебек күргәнгә уңайсызланасыздыр, башка газеталар белән чагыштырганда безнең газета барыбер иң арзаны булып калачак", - дип тә сөендерделәр. Ә мөхтәрәм өлкәннәребез: "Пенсияләр дә арта дип әйтәләр бит әле", дип, үзләрен дә, безне дә тынычландырырга тырыштылар. Безне аңларга тырышуыгызга сөендек, без Сезгә моның өчен бик рәхмәтле! Сезнең кебек газета укучыларыбыз, хәбәрчеләребез булмаса, без дә алдынгылар рәтендә, яратылып укучы газеталар исемлегендә булмас идек. Сез әйткәннәре уйлыйбыз да,үзебезгә дә җиңел булып китә, эшлисе килә башлый. Чынлап та бер түлисең дә, ярты ел буе шыгыр-шыгыр китереп газета битләрен актарып, таныш-белешләрең, якыннарың, район тормышы, тирә-юньдәгеләрне, үзебезне борчыган мәсьәләләр, республикадагы вакыйгалар турында ләззәтләнеп укыйсыз. Алай гына да түгел, безнең белән ярты ел буе элемтәдә торасыз. Без бит Сезне һәрвакыт тыңлыйбыз. Өстенлеге: булган, килеп туган борчу-мәшәкатьләрне район җитәкчелеге белән бергәләп хәл итә алачакбыз. Моңа кадәр шулай эшләдек бит, моннан соң да шулай булачак. Безнең бер йодрык булып яши алуыбыз да әнә шуннан килә. Газетабызны районыбызның, аның җитәкчелегенең халык белән аралашу чарасы итеп тә карау кирәк, җитәкчеләребез газетабызның һәр санын укып баралар. Шулай булгач, шушы җирлектә яшәп , ничек үз җитәкчеләреңнең сүзен ишетми каласың. Шөкер, безне ишетүче үз җитәкчеләребез бар, анысына да куаныйк! Тизлек заманы берләшүне, бер сүздә булуны сорый. Ә без моны аңлыйбыз, сез дә. Яңалык кертеп, Сезнең белән кабат-кабат очрашу мөмкинлекләрен дә эзләрбез, Сез дә тәкъдим итәрсез. Нәүмизләнмик әле! Тормыш болай да авыр, ә без бергәләп әнә шул авырлыклардан чыгу чарасын эзләрбез. Хак әйтәсез, дуслык, ышаныч акча белән бәяләнми бит ул! Һәрхәлдә 444 сумга гына торырлык. Без Сезне югалтмабыз дип ышанабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Сез дә шул фикердәдер, дип ышанабыз. Хәерле сәгатьтә, дип башладык. 2014 елның икенче яртыеллыгына "Әтнә таңы"на язылу бәясе халык өчен - 444, оешмалар өчен 456 сум күләмендә билгеләнде. Хөрмәтле газета укучыларыбыз!Һәрвакыттагыча без Сезгә ышанабыз. Үзегез әйткәнчә, авырлыклар адәм баласын берләштерә генә бит ул. Аерылмыйк!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев