Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"ы коллективы хезмәттәшен туган көне белән котлый

Бүген "Әтнә таңы" газетасының әйдәп баручы журналистларының берсе булган - Сурия Мәхмүт кызы Мингатинаның гомер бәйрәме - туган көне. Кадерле хезмәттәшебез! Ихлас күңелдән сине туган көнен белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер...

Бүген "Әтнә таңы" газетасының әйдәп баручы журналистларының берсе булган - Сурия Мәхмүт кызы Мингатинаның гомер бәйрәме - туган көне.

Кадерле хезмәттәшебез! Ихлас күңелдән сине туган көнен белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар,
Шулкадәрле яшьтер моңа диеп карамыйлар,
Бәлки тәлгәш-тәлгәш теләк телиләр.
Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл чәчәксең,
Ап-ак төнбоектай тирә-юньгә нур чәчәсең.
Киләчәктә мәхәббәтең ташып торсын.
Йолдызлы аяз күгеңдә ак бәхеткәең
Ак болытларга ашып торсын.
Яшәү ялкының һич тә сүнмәсен,
мәхәббәтең, хис-тойгыларың сүрелмәсен,
Җан-бәгырьдән түгелмәсен.
Юлларыңа гөлләр сибелсен!
Иң изге теләкләр белән "Әтнә таңы" коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев