«Әтнә таңы»на язылырга онытма
Кадерле газета укучыларыбыз, 2020 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу дәвам итә.
Район газетасы – «Әтнә таңы» бүгенге көндә дә газета укучыларын яңалыклар, көндәлек вакыйгалар, авыл хәлләре белән таныштыруны дәвам итә. Таҗвирусы белән бәйле кайбер оешмалар эшләмәгән вакытта да, газета чыгудан туктамады.
Авылларга барып газета таратканда да, укучыларыбызның безне көтеп алулары, күңелләребезне тагын да канатландырып җибәрә.
Һәркем хәбәрдар, бүгенге көндә газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Язылу барышында почта белән берлектә 20 апрельдән 30 апрельгә кадәр «Язылу декада»сы ункөнлеге уза.
Әлеге ункөнлектә «Әтнә таңы» газетасына бары тик 636, 24 сумга гына язылырга мөмкин. Ун көн бик тиз уза. Алдагы язылу чорында да бергә калыйк!!!
Тагын бер яңалык, үзизоляция вакытында «Әтнә таңы» газетасына өйдән дә чыкмый, электрон юл белән генә дә язылырга мөмкин. Моның өчен tatmedia.ru сайтына кереп, язылырга гына кирәк. Барысы да бик уңайлы.
Моннан тыш, һәркайсыбыз өчен якын булган почтальоннарыбызга да мөрәҗәгать итәргә була. Почта хезмәткәрләре үзизоляция вакытында барлык таләпләрне дә үтәп эшлиләр.
Район тормышы белән һәрдаим «Әтнә таңы» газетасының электрон матбугатында да танышып барырга була. Моның өчен atnya-rt.ru сайтына (16+) керү кирәк.
Газетаның контакт, фейсбук, одноклассники һәм инстаграмм челтәрләре дә газета укучыларыбыз, сезнең өчен эшли. Моннан тыш, «Әтнә таңы»н ютуб каналында да табарга була. Биредә район тормышы белән бәйле видеоязмаларны урнаштырып барырга тырышабыз.
Шунысын да искәртеп узасы килә, 1 май бәйрәмнәре җитә.
«Әтнә таңы»ның чираттагы саны 29 апрельдә чыгу сәбәпле, котлау, белдерүләрегезне 28 апрельгә кадәр редакциягә юлларга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев