Әтнә таңы

ӘТНӘ ТЕАТРЫ. 1918-2018 № 22

Автор: Марат Хәбибуллин, Татарстанның атказанган артисты

(Дәвамы. Башы 10, 11, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18 19, 20, 21 саннарда)
Читкә китәм бугай... Кичәдә Әтнә театры спектакльләреннән дә өзекләр куелды, Гомәр аганың һәм коллективның иң якын дуслары Камал театры артистлары Дания Нуруллина, Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Ренат Таҗетдинов, Наилә Гәрәева, Фирдәвес Әхтәмова, шулай ук яшь артистлар Искәндәр Хәйруллин, Илдус Габдрахманов та чыгыш ясады.
Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов, якын дустын котлап:
– Бөтен гомерен театр сәнгатенә багышлаган кеше ул Гомәр Мәрдәнов. Ул Әтнә халык театрын үстерде, еракларга танытты. Гомәр пыскып торган утка гел яңадан-яңа утыннар өстәп торды, театр учагын сүндермәде, – диде.
Ә менә драматург Туфан Миңнуллин сүзләре:
– Бездә авылларны я эреләндереп, я ваклап, эксперимент ясап бетерделәр инде. Менә Әтнә районын да бер Арчага кушып, бер яңадан аерып йөргәндә Әтнә данын саклап калучы Әтнә халык театры булды...Әйтәсе килгән сүзем шул, һәр авылның үзенең бер дәүләте, үзенең бер карагы, шагыйре һәм дә хыя­лый кешесе була. Әтнә авылының бер хыялые, ул – Гомәр Мәрдәнов. Киләчәктә дә андый хыя­лый кешеләр бетмәсен иде. Гомәр әфәнде кебек кешеләр булганда, безнең татар театры булыр һәм яшәр. Халык театрлары кечкенә чишмәләр кебек. Бүгенге көндә Камал театрын мактап сөйлибез икән, монда шул чишмәләрнең роле зур. Чөнки алар театрны тулыландырып торалар...
...Бенефис узган көнне районның “Әтнә таңы” газетасында баш редактор Марс Шиһаповның бик җылы, юбилярга олы хөрмәт һәм эчкерсез мәхәббәт белән язылган “Шөһрәтеңә тиңдер хезмәтең” дип исемләнгән язмасы чыкты. Ул язманы тулысы белән бу китапта бастыруны кирәк саныйбыз:
“Һич арттырып әйтүем түгел, безнең Әтнә ягында Гомәр Мәрдәновны белмәгән, аны олылыклап хөрмәт итмәгән берәр кеше бар микән? Алай гына түгел, барыбыз да яратабыз без Гомәр абыебызны. Ягыбызның якты йолдызы, зур хәрефтән языла торган шәхес булганы өчен яратабыз аны. Халыкны алдый алмыйсың, аның мондый олы хөрмәтенә бары тик үз ягын, халкын яраткан, аның өчен җанын-тәнен биреп хезмәт иткән кешеләр генә лаек була. Бу яхшы кеше булганы өчен генә ярату түгел, фани дөньяда бер кеше дә кимчелекләрдән хали түгел, җентекләбрәк карасаң кояшта да таплар табып була, эше белән дә, акыл-фигыле белән дә, гади дә, гади түгел дә кеше буларак үзебезнеке итеп кабул итәбез һәм шуның өчен хөрмәт итәбез. Гомәр абыйга ачу тотып, үпкәләп йөргән кешеләрне хәтерләмим мин. Югыйсә, аның холкы шикәр түгел, моны бергә эшләгән, аралашкан кешеләр бик яхшы белә. Кызып китеп, сәгате-минутында сине пырылдатып, тузгытып ташларга да күп сорамый ул. Әйтәсен-әйтә, сүгәсен-сүгә, ләкин юкка түгел. Турысын, дөресен әйтә, башта күңел кытыкланып үпкәләргә исәп тотсаң да, кызуы сүрелгәч, тынычланасың. Дөрес сүз өчен үпкә сак­лап йөрмисең. Ул үзе дә бик тиз кайтып төшә. Бер караганда сүгеп ташлый, икенче караганда елмаеп, үз итеп дәшә белә. Кайберәүләр шикелле, кесәсендә вак таш йөртми Гомәр абый.
Күңелгә хуш килгәне тагын шул: һәркемне тигез күрә, кеше аермый ул, гади кеше белән дә, югарыда эшләүчеләр белән сөйләшкәндә дә мөгамәләсе бертөрле. Үзенә охшамаган сүз әйтсәләр, кызып китеп зур абыйларның да буранын туздырып ташлый. Түзеп кенә тор. Ялагайланмый, сезнеке дөрес, ләббәйкә, дип тормый. Шул туры сүзле булганы өчен ихтирам итәләр дә.
Мин үзем Гомәр абый белән беренче тапкыр 1959 елда очраштым. Иң беренче очрашуда ук сүзләнеп алдык без. Моңа бәлки ул вакытта читтән килгән кешеләрне яратмау гадәте сәбәп булгандыр. Ул вакытта Әтнә һәм Кызыл Юл районнарын бергә кушып, Тукай районы оештырдылар. Үзәге Әтнәдә калды һәм Кенәрдән Әтнәгә район оешмаларында эшләргә шактый кеше күчеп килде. Әтнә кешеләренең күпмеседер эшсез калды. Әлбәттә, килгән кешене әтнәлеләр яратмадылар. Менә шул вакытта Гомәр абый Кенәрдән Әтнәгә килеп эшли башлады һәм әле дә үзенең шул яраткан эшен дәвам итә.
Шул беренче тарткалашулы очрашудан соң ук без дуслашып киттек. Дуслык шундый көчле иде ул вакытта, аның димләве белән артист та булып киттем әле мин. Берничә ел мин дә театр уйнадым. Осталыгым чамалы булса да, үзешчән сәнгатьтә катнашу мине әдәбият һәм сәнгать дөньясына алып керде, аны аңларга һәм яратырга ярдәм итте. Шуның өчен дә рәхмәтле мин Гомәр абыйга. Ул вакытларда мәдәният йорты тормышның гөрләп торган үзәге булды, эштән соң кичке якта авылның барлык яшьләре, яшьләре генә түгел, олыраклары да клубка җыйнала иде. Алар вакыт уздыру өчен килми, һәркөнне халыкны җәлеп итәрлек берәр тамаша кирәк. Һәм Гомәр абый шундый тамаша оештырды да.
Авылда җиденче классны тәмамлагач, 1948 елда Гомәр Иске Җогыптан Казан каласына юл тота һәм сынауларны уңышлы узып, театр училищесына укырга керә. Чабаталы авыл малаена ач, ялангач килеш укуы җиңел булмый. Татар театр сәнгате өчен бик күп осталар хәзерләгән күренекле режиссер һәм оста педагог Кәшифә Тумашева курсында укый ул. Берәр нәрсәсе килеп чыкмаса: “Нигә килдең монда, бар кайтып кит”, дип класстан ук куып чыгара торган була ул укучыларын. Ниш­ләсен мескен авыл малае, барыр-сыеныр урыны юк. Коридорга чыга да, гарьләнеп елый Гомәр. “Ела, Мәрдән, елаган кешенең ачуы чыга аның. Ачуы чыккан кеше булдыра алмаганын булдыра”, дип юата аны Кәшифә апалары. Менә шулай итеп елый-елый актерлык осталыгына өйрәнә авыл малае Гомәр. Ходай биргән талант, үҗәтлеккә тиң тырышлыгы белән ул театр училищесын уңышлы тәмамлап чыга.
Сүз уңаеннан, үҗәтлек – аның холкының тагын бер күркәм сыйфаты. Нинди генә эшкә тотынса да, ул аны үзенең үҗәтлеге белән җиренә җиткереп башкара. Нинди генә комачаулар, кыенлыклар булмасын, уйлаганын эшләми калмый. Хезмәтендәге уңышларның төп шартларының берседер бу.
Казанда калырга мөмкинлекләре булса да, Гомәрне туган як үзенә тарта. Армия хезмәтеннән соң ул Яңа Кенәр мәдәният йортында эшли башлый. Туган җирен өзелеп яраткан һәм аңа гомере буе тугрылыклы булып калган кешеләр бик сирәк. Гомәр абый шундый кешеләрнең берсе. Әтнәдә аның җитәкчелегендә үзешчән сәнгать чәчәк атып, яңадан-яңа иҗат үрләренә үрмәләп барганда, районны бетереп, Арчага китереп куштылар. Күп кенә булдыклы дип исәпләнгән егетләребез Арчага күченеп киттеләр, әмма Гомәр абый китмәде. Әтнә театрының уңышлары Арчаларга тыңгылык бирмәде, театрны ничек тә Арчага күчерергә тырыштылар. Берничә тапкыр Гомәр абый белән югары көчәнешле кискен сөйләшүләр булды. Әмма ул үз сүзендә нык торды, үзе оештырган, өйрәткән сәләтле театр коллективын ташлап китмәде, киресенчә, туган җире хакына тагын да зур үҗәтлек белән иҗат эшенә чумды. Һәм Әтнә данын Татарстан эчендә генә түгел, бөтен элекке Союз буенча таратты. Театр коллективы Бөтенсоюз конкурсында җиңеп чыгып, Мәскәү театры сәхнәсенә менде.
Ул вакытларда җырлы-моңлы Әтнә ягы тулысы белән Арчаныкына әйләнде, язучыларыбыз, галимнәребез, бөек Тукаебыз белән Мәрҗаниебез дә Арчаныкы булдылар, тик халык театры гына Әтнәнеке булып калды. Әтнәбезнең данын, горурлыгын шул гына саклап калды, Әтнәнең элекке данын төшермәде.
Күренекле якташыбыз, Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗановның болай дип әйткәнен ишеткәнем бар: “Әтнә якларына елына бер тапкыр кайтып килмәсәм, күңелем тынычланмый. Беренчедән, бу минем әтинең туган ягы булса, икенчедән, монда минем якын дустым Гомәр яши. Ул халык театры белән Әтнәне Әтнә итеп танытты. Шуның өчен дә яратам мин аны”. Татар халкының мәшһүр улының бу сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел.
Әтнәдә туып үскән, Әтнәдә кеше булып, Арчада җылы урынга барып оялаган һәм Әтнәдә кабат район оештыруга каршы чыгып, авыл саен Арчага кушылабыз дип имза җыеп йөргән якташларыбыз да бар безнең. Гомәр абыйның туган якка бирелгәнлеге, тугрылыгы белән чагыштырганда нинди мескенлек бу. Район бетеп, тынып калган Әтнәбезне ташлап китәргә аның мөмкинлекләре зур иде, югыйсә. Шуның өчен дә мең рәхмәт аңа.
Мин бу язмада Гомәр абыйның туган ягыбыз, туган халкыбызга күрсәткән барлык хезмәтләрен санап чыгуны максат итеп куймадым. Бүген мәдәният йортында аның сәхнә эшенә 55 ел тулуга карата иҗат кичәсе була. Анда аның күркәм эшләренә лаеклы бәя һәм хөрмәт күрсәтелер дип ышанам. Олы хөрмәткә лаеклы шундый кешеләрнең кадерен белик...”
БЕЗ БИТ АВЫЛ МАЛАЕ!
Остазлары Гомәр аганың бенефисын гөрләтеп уздырып җибәргәч, коллектив кабат җыйнала. “Әйдә, җәмәгать, куйыйк берәр спектакль, дөньяда без барын онытмасыннар”, ди Гомәр Мәрдәнов. Сәхнә “чире” йоккан үзешчән артистларга шул гына кирәк – бар да риза... Академия театрында искиткеч уңыш белән “Гөргери кияүләре” спектакле барган вакыт. Бик куясы бу әсәрне, тик камаллы дуслар аны инде Әтнә тамашачысына күрсәтеп өлгерәләр: 1995 елның җәендә академия театры артистлары Каенсар урманындагы “Чулпан” балалар ял лагеренда ун көн кунак булып, спектакльнең өр-яңа вакытында – сезон ахырында куелып, Казанда да алты тапкыр гына уйналган килеш – һәр кичне районның берәр авылында “Гөргери кияүләре”н күрсәтәләр.
...”Гөргери”дән дә күңеллерәк бүген нинди пьеса бар? Туфаннан да уздырып, кайсы драматург яза ала?.. Әлбәттә, Туфан үзе инде! Һәм 1997 елның язында Гомәр Мәрдәнов үзешчән артистлар каршына Туфан Миңнуллинның кулъязмасын китереп сала: “Моны берәү дә күрергә тиеш түгел, бернинди копия ясарга ярамый! Өр-яңа пьеса бу – бары өч экземплярда гына, автор үзе һәм Марсель Сәлимҗанов­тан кала, әле беркем укымаган да...” Шулай итеп әтнәлеләр “Йөрәк маем” белән танышалар. “Гөргери кияүләре” – керәшен татарлары тормышыннан булса, “Йөрәк маем” – ниж­гар татарлары турында. Пьеса махсус рәвештә Камал театрының Финляндиягә гастрольләре өчен, фин татарларына күрсәтергә дип язылган була.
Һәм менә академия театрында һәм Әтнә халык театрында параллель рәвештә бер үк спектакльнең репетицияләре башлана. Әлбәттә, профессиональ артистлар өлгерерәк булып чыга – эшне тизрәк төгәллиләр һәм Финляндиягә китәр алдыннан, Казанда да күрсәтмичә, “Йөрәк маем”ны өч район үзәгендә куеп карарга булалар. Марсель Хәкимович беренче спектакльне Олы Әтнәдә күрсәтергә тели, тик Гомәр дусның юлына каршы чыгып булмый – шул ук спектакльне әтнәлеләр үзләре куярга йөргәндә, алдан килеп казанлылар уйнау яхшы түгел. Шулай итеп “Йөрәк маем”ның премьерасы Арча мәдәният йортында уза. Премьерага Әтнә халык театры да тулы составы белән килә... Әтнәлеләрдә спектакль ике төрле, берсе белән берсе чагышмас тәэсир калдыра: әйе, танылган сәхнә йолдызларының уйнаулары искиткеч, аларны карау – үзе бер бәйрәм, ләкин... “безнең спектакль түгел бу!”. Кую өчен катлаулы булудан да, диалоглар мишәр диалектында барганга да түгел – репетицияләр барышында үзешчән артистлар “чи мишәр” кебек сөйләшә башлаганнар иде инде, Әтнә халык театры авырлыклардан курка торганнардан да түгел. Тик “интуиция” диикме, озак еллар бергә эшләгәннән килгән тойгы – тамашачының куелачак спектакльгә реакциясен алдан күрә белү, дип әйтикме – ничек кенә булсын: “Бездә бармаячак бу әсәр”, дигән фикергә килә коллектив. Әлбәттә, юлның шактый өлешен узгач, кирегә борылу авыр, әмма моны эшләргә туры килә.
Менә шушы вакытта моңарчы берничә тапкыр туган, әмма тормышка ашырылмый калган хыял – Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” пьесасын сәхнәләштерү теләгенә әйләнеп кайта коллектив. Әйтелгән – эшләнгән. Рольләр бүленә, кабат репетицияләр башлана. Төп рольне – туган җирен, туган авылын җаны-тәне белән сөюче, шушы җирне иң зур хәзинә итеп балаларына, оныкларына калдырырга хыялланучы Иртуган Иштугановны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Фәйзрахманов башкара. Аның төпчек улы Ильяс Фәйзрахманов спектакльдә дә Иртуганның улы Ирбатыр ролен уйный. Рольләрдә шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Җәүһәрия һәм Гомәр Мәрдәновлар, Гөлнур Хәкимова, артистлар Илдус Мәхмүтов, Марат Хәбибуллин. Спектакльдә яшьләр – сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы кызлар да шактый: Гөлнар Сабирова, Гөлия Сибгатуллина, Сөмбел Хәбибуллина.
...Гадәттәгечә, академия театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов әтнәлеләрнең нинди спектакль өстендә эшләгәннәре турында хәбәрдар була. Бу хакта ул Туфан Миңнуллинга да әйтә. “Без бит авыл малае” куелу турында ишеткәч, Туфан ага бу эштән үзе дә читтә калмаска була. “Әсәрнең сюжеты хәзерге заман өчен актуальлеген югалтты, аны бу килеш куярга ярамый, – ди ул Гомәр Мәрдәновка. – Сез аз гына сабыр итегез, мин аны атна-ун көндә үзгәртеп язам”. Һәм драматург, кайсы урында китаптагыны бозып, ә күбрәк – яңа битләр ябыштырып, пьесаны баштан ахырга диярлек үзгәртеп бетерә. Нәтиҗәдә, заманында кечкенә, берничә йортлык кына авылларда да мәктәп кирәклеген күтәреп чыккан әсәр, бүгенге көн кадагына суккан, җиргә, Татарстанда барган җир реформаларына мөнәсәбәтне “ярып салган” тирән эчтәлекле спектакльгә әверелә.
Театрның якынлашып килүче юбилеен билгеләп үтү өчен дә бик кулай әсәр була бу. “Әтнә таңы”ның 24 октябрь 1998 елгы санында бастырылган әңгәмәдә Гомәр Мәрдәнов: “80 яшь – күркәм юбилей. Аны зур итеп билгеләү өчен бүгеннән әзерлек бара. Әлбәттә, тантаналы кичә белән генә чикләнмибез, юбилей уңаеннан тамашачыларга бүләгебез – яңа спектакль булыр. Хәзерге вакытта театр коллективы Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” пьесасы буенча спектакль әзерли. Театр сөючеләр бу спектакльне Күчмә театр куелышында хәтерлиләрдер дә, тик хәбәр итәргә ашыгам: Туфан әсәрне махсус безнең өчен быел җәй үзгәртеп, заманга туры китереп язды, геройлары шул ук булса да, спектакльнең эчтәлеге, идея­сы икенче. Декабрь айларында спектакль белән авылларга чыга башларбыз, дип торабыз... Халык театрының 80 еллыгына багышлап, кышкы чорда авыл клублары драма коллективлары конкурсы да уздырылачак...”
Яңа спектакльне тамашачы хөкеменә чыгарыр алдыннан, октябрь аеның азакларында Олы Әтнәгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов кайтып, әзер әсәргә өч көн эчендә Оста бизәкләре кертә, киңәшләрен бирә. Марсель Хәкимович әсәрнең үзгәртелүен бик охшата: “Өр-яңа, академия театрында куярлык әсәр булган”, дип бәяли.
Спектакльнең премьерасы 1998 елның 25 ноябрендә Мари Комыргуҗасы авылында була. 26 ноябрьдә – Яңа Шашыда, декабрь аенда – Кышлау, Ташчишмә, Бәрәскә, Иске Мәңгәр, Бәхтияр, Олы Мәңгәр, Күңгәр, Әйшияз, Арча районының Иске Ашыт, Биектау районының Алат, Дөбъяз авылларында уйнала. Олы Әтнәдә премьера 1999 елның 22 январьенда уза.
Крестьянны иң нык дулкынландырган, авылның бүгенге көненә һәм киләчәгенә кагылган мәсьәләләрне күтәргәнгә, әлеге спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итә. “Без бит авыл малае” Әтнә халык театрының 80 еллык юбилеена багышлап куелганга, артистлар да спектакльне аеруча бирелеп, эчке дулкынлану белән уйныйлар.
“Без бит авыл малае!” – спектакльнең герое Иртуган Иштугановның үз җире, үз авылы белән горурланып әйткән сүзләре генә түгел. Бу – Әтнә халык театры коллективының да: “Без бит авыл малае! Без бит әле бар, без яшибез!” – дип дөньяга салган авазы. Тарихка “хәтәр 90нчылар” дип кереп калган ул катлаулы елларда, үзешчән сәнгать кенә түгел, хәтта профессиональ коллективлар да сәхнә эшчәнлекләрен туктатырга, яки бик зур кыенлыклар белән генә алып барырга мәҗбүр булганда, Әтнә халык театры яши һәм тулы көченә иҗат итә алганын янә бер раслады. Моның төп сәбәбе, мөгаен, театрның режиссеры, алыштыргысыз җитәкчесе Гомәр Мәрдәновның әйләнәсенә үзе кебек үк “театр җене кагылган” үзешчән сәхнә “фанатик”ларын туплый белүендәдер. Әлбәттә, район җитәкчелегенең ярдәме, Әтнә районы хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимовның Гомәр аганың һәр башлангычына “яшел юл” ачуы да соңгы рольне уйнамады. Әлеге сүзләр һич тә хакимнәргә таба ясала торган дежур аплодисментлар түгел, юк! Хакимият, ихтыяры белән дә, акчасы белән дә булышмаса, үзешчән драма коллективы түгел, иң мактаулы башкала театры да яши алмый. Монысы шулай. Әмма тагын бер нәрсәдән башка театр була алмый, аны күз алдына китерүе үк мөмкин түгел, ул – тамашачылар мәхәббәте. Тугырылыклы, таләпчән, күтәрелгән чакларда чөеп ала торган, кимчелекләрне кичерә белгән, һәрчак үз итеп кабул иткән һәм үз артистлары белән горурланган тамашачысы бар Әтнә театрының. Һәм иҗат кешесе өчен моннан да зур бәхет юк...
...Театрның 80 еллыгын каршы алырга йөргән 98нең декабрь ае көннәрендә янә бер шатлыклы хәбәр килеп ирешә Казан Кремленнән: мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен Әтнә район мәдәният йорты балетмейстеры Шакиров Габделәхәт Муллаәхмәт улына “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Документта “мәдәният йорты балетмейстеры”, дип язылса да, “Әтнә халык театры артисты, күпсанлы спектакльләргә биюләр куйган сәхнә остасы”, дип укыгыз сез аны. Мәрдәннәр иҗатын сугарган Иске Җогып чишмәсенең суын эчеп үскән Габделәхәт Шакиров – Әтнә театрының чын асылташы!..
Сәхнәгә гашыйк, театр сәнгатен күңеленең иң нечкә кыллары белән аңлаучы, “театр чирен” туңга төрелгән җаннарга дә йоктыра белүче шәхес буларак, Гомәр ага Мәрдәнов сәхнәгә мәхәббәтне балачактан, яшьли тәрбияләргә кирәген яхшы аңлап эшли. “Халык” исеме алуга ук Әтнә театры каршында яшьләр студиясе оеша. Төрле елларда анда дистәләгән яшүсмерләр, егет-кызлар – Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары, Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, Гомәр аганың сизгер җитәкчелегендә сәхнә серләренә төшенәләр, бер пәрдәле пьесалар гына түгел, хәтта тулы канлы әсәрләрне дә уйныйлар, тамашачы хөкеменә чыгаралар.
Халык театры каршындагы яшьләр студия­сендә, әйтик, 1968-69 ел сезонында техникум студентлары Фәрзәнә Вәлиева, Наилә Шәмсиева, Флүр Гыйльметдинов, Сабирҗан Мифтахов, Юныс Әхмәтҗанов, Әхәт Гайнетдинов, Равиль Нигъ­мәтуллин, Фәрзетдин Сәләхов, Шаһислам Закиров, Наил Шәрәпов, Сабирҗан Закиров, Шамил Хисмәтуллин, Камил Әхмәтҗанов, Мәрзәнә Гыймадиева, Зөлһия Гыйләҗева, Физалия Кәлимуллина, Энҗе Абдуллина, Наилә Ирзаһитова, Рәхимә Сафиуллина, Кафия Мөхетдинова шөгыльләнгәннәр.
1986-87 елгы сезонда Туфан Миңнуллинның “Иптәш командир”исемле 3 күренештән торган пьесасын сәхнәләштерүдә рольләр мәктәп укучылары арасында бүленгән: Салих – Рафил Камалиев, Вәкил – Илфар Гатауллин, Фәридә – Гөлнара Галимҗанова, Вагыйзь – Илшат Баязитов, Мулланур – Мөдәррис Хәсәнов, Нурислам – Альберт Галиев, Ринат – Радик Хәкимҗанов, Дамир – Рафик Гарифуллин, Рәшидә – Эльмира Хәсәнова, Хәния – Рита Закирова.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: