Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театры артистларына Миңгол Галиев тавыш куячак

Әтнә театры коллективы 54 бала катнашында татар дәүләт театрында беренче булып, татарча мюзикл чыгарды.

Тәҗрибәле педагог, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев Әтнә дәүләт театры артистларына вокал дәресләре бирә башлады. Бу хакта "Татар-информ"га Әтнә театры җитәкчелеге хәбәр итте.

“Бүгеннән башлап Әтнә дәүләт драма театрында мәшһүр җырчы, профессор Миңгол Галиев артистларга сәхнә тавышы кую буенча дәресләр бирә. Миңгол ага моңа кадәр аерым артистлар белән генә эшләгән, театрның тулы труппасы белән шөгыльләнү аның өчен дә беренче тәҗрибә”, - диде театрның әдәби киңәшчесе Гөлүсә Батталова.

Әтнә театры коллективы 54 бала катнашында татар дәүләт театрлары тарихында беренче булып татарча мюзикл чыгарды. Метерлинкның “Бәхет кошы” мюзиклы өчен музыканы композитор Юрий Федоров язды. Спектакль өчен уннан артык композиция иҗат ителде. Җыр текстларының авторы - шагыйрә Гөлүсә Батталова.

Театрның “Бәхет кошы” мюзиклы белән гастрольгә чыгуына багышлап оештырылган матбугат очрашуында Юрий Федоров Әтнә театры артистларының вокал ягыннан мөмкинлекләре зур булуы турында әйткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/11/180598/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев