Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театры артистлары Мәрҗанинең балачагын уйнаячак

Тиздән, 16 февральдә, Комыргуҗа урта мәктәбендә үтәчәк Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган республикакүләм конференциядә катнашучылар әлеге уенны күрәчәк. Сер итеп кенә хәбәр итәбез, әлеге конференция Әтнә дәүләт драма театры артистларының чыгышы белән башланачак. Анда катнашучылар бөек затның балачагын, сабак укыган вакытларын күрәчәкләр. Кемнәр уйныймы, җитә, катнашучы артистлар аз түгел. Сценарий - үзләренеке....

Тиздән, 16 февральдә, Комыргуҗа урта мәктәбендә үтәчәк Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган республикакүләм конференциядә катнашучылар әлеге уенны күрәчәк.

Сер итеп кенә хәбәр итәбез, әлеге конференция Әтнә дәүләт драма театры артистларының чыгышы белән башланачак. Анда катнашучылар бөек затның балачагын, сабак укыган вакытларын күрәчәкләр. Кемнәр уйныймы, җитә, катнашучы артистлар аз түгел. Сценарий - үзләренеке. Ике Таһир Фәйзрахманов, Таһир Габидуллин ... - әйбәт булачагын күзаллау өчен бу ике артист исемен атау да җитәр.

Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килгән, соңыннан бабасы Габделкотдус туган авыл исемен тәхәллүс итеп алган бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк конференциягә районыбызда әзерлек эшләре бара.

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхеснең нәселен чагылдырган Комыргуҗа мәктәбе музеен күрү, экспонатлар белән танышу мөмкинлеге дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев