Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә театры бу әсәрне җиңде...”

Премьера "Әтнә театры бу әсәрне җиңде..." 17 октябрь-18 октябрь көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" әсәре буенча куелган спектакль үзебезнең тамашачылар өчен уйналды. Сүрия МИНГАТИНА Аңа кадәр, Әтнә халкыннан алда, бу спектакльне Туфан аганың 80 еллыгына багышланган декада кысаларында Казан тамашачысы караган иде. Әлеге...

Премьера

"Әтнә театры бу әсәрне җиңде..."

17 октябрь-18 октябрь көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" әсәре буенча куелган спектакль үзебезнең тамашачылар өчен уйналды.

Сүрия МИНГАТИНА

Аңа кадәр, Әтнә халкыннан алда, бу спектакльне Туфан аганың 80 еллыгына багышланган декада кысаларында Казан тамашачысы караган иде. Әлеге спектакльне Казанда да, Әтнәдә дә караган Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Наилә апа Гәрәева азрак дулкынланып, шул ук вакытта горурланып та, бер җөмлә белән әнә шулай дип бәяләде. "Әтнә театры артистлары бу спектакльне зур осталык белән гади, тормышчан итеп уйный алдылар, бернинди икеләнүсез алар сәхнәдә яшәделәр. Ә бит әсәр авыр, катлаулы. Психологик яктан да күп көч сорый. Мәдинә Сафина роле бик җаваплы. Бер аныкы гына да түгел. Режиссерның әсәрне үзенчә күрүе, артистларның тырышлыгы үзенекен итте. Сокланып карадым, спектакльдән - спектакльгә остаралар, житди әсәр сайлаудан да курыкмыйлар, бу бик әйбәт", - дип, фикерләре белән уртаклашты мөхтәрәм артистка.

Премьерага кайткан танылган җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов белән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов та спектакльне бик бирелеп карап, берничә тапкыр фотога да төшереп алдылар. "Бик көчле. Әйтеп аңлата да алмыйм...", - диде соңыннан Салават Зәки улы кичерешләрен. "Моңа кадәр Әтнә театры спектакльләрен карадым дип әйтә алмыйм. Тәэсирләр зур, чыннан да уй-фикерләрне жыеп бетерә торган түгел...", - дип дәвам итеп, югары бәяләде Фәрит Фәиз улы да. "Болгар" радиосы алып баручы Айгөл Хәйруллина әйткәнчә, Әтнәләр скетч уйнамыйлар, киресенчә, җитди әсәрләр сайлыйлар һәм менә шул әсәрләрне тамашачының күңеленә үтәрлек итеп уйный беләләр, шуңадыр фикерләрне туплау читенрәк, парә-парә килгән күңелнең "утырасы" да бар. Чөнки бар да үзгә, үзенчәлекле, оригиналь. Театрның, режиссураның бөтен нечкәлекләрен белгән үзебезнең Илфат Хәкимов та әнә шуңа басым ясады.

"Ай булмаса, йолдыз бар" әсәрен Туфан ага Миңнуллин 1977 елда яза. (1979 елда әлеге әсәре өчен, Әлмәт драма театры тарафыннан куелганнан соң, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була). Ә бу чорны "Драматургның таланты үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм индивидуаль сыйфатларга байый бару чоры" дип атыйлар. Чөнки драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә. Үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә. Авторның спектакль барышында Мәдинә Сафина (Зөһрә Хөсәенова) белән сөйләшүе дә моның бер дәлиле. Әсәр, катлаулы булса да, аңлаешлы. Чөнки тормыштан алынган, фәлсәфә бик көчле. Мәхәббәт тарихы гына да, бер Мәдинә Сафинаның язмышы гына да сурәтләнмәгән. 6 ел авырган әнисенең хәлен белергә кайтмаган абыйсы Исхакның (Зиннур Хадиев) әнисе үлмәс борын өй сатарга азаплануы бүгенге яшәешкә дә тәңгәл. Мал бүлешү дә, әхлаксызлык та, кеше бәхетен күпсенү дә, шәхеснең, хатын-кызның ныклыгы да, ирләрнең көчсезлеге дә чагыла... Мәдинәне елату да - авторның төп максаты. «Әгәр мин еламасам...»- әнә шулай карыша Мәдинә-Зөһрә. Автор-Марат Хәбибуллин белән ике арадагы бәхәс-ярыш төп игътибарны ала. Сынау озак дәвам итә. Әллә автор сыный, әллә язмыш... Укырга кергән җиреннән укуын ташлап, авыру әнисен карарга кайткан Мәдинә - тегүче, өендә эшләргә мәҗбүр. Башта әнисе үлә. Автор аны елату өчен яраткан кешесе белән аера... Әле сынау моның белән генә дә бетми. Бөтен серне ачып та бетерәсе килми, карарга кызыгы калмас...

Туфан аганың әйтергә теләгән фикерләрен артистларыбыз, Аллага шөкер, җиткерә алдылар. Зөһрә Хөсәенова, Фирдания Хәйруллина, Рәмис Галиев, Рәзинә, Зәринә Заһидуллина, Марат Хәбибуллин, Гүзәл Гафарова, Айгөл Гыйрфанова, Зиннур Хадиевның сәхнәдә оста уйнаулары сокландыра. Спектакль барышында аксакалыбыз Гомәр абый Мәрдәнов та онытылып: "Кара әле бу Рәмисне уйнап карый Мирзанурны, осталык бит бу..." дип әйтеп куйгалады, Айгөлебез сәхнәгә үкереп елап чыккач та, дәррәү көлдек, " Ярый әле кабат үзебезгә кайтты", дип тә сөендек. Нинди рольне уйнаса да сокландырган Рәзинәбез үзе ни тора. Гүзәлебезне әйткән дә юк...

Сәхнә бизәлеше, яңа алым - китап-чаршау бик отышлы, музыка, төрле дәрәҗәдәге утлар, төтен (монысы белән сак булырга кирәктер, залда астма белән авыручылар булуы мәмкин), шәмнәр спектакльне бербөтен итә. Сурәтләп кенә ачып та бетерә торган түгел. Ничә спектакль карап, фотога төшергәндә сүз әйтүче булмаган иде, бу юлы "Бик кирәк булмаса, төшермичә торыгыз әле, комачаулыйсыз" ,- дигән сүзне дә ишеттем. Менә шулай карады тамашачы премьераны. Күз яшьләрен сөртүчеләр аз булмады.

Тәмамлангач, һәрвакыттагыча аягүрә басып алкышладык. "Браво ", "Молодцы"- сызгырулар,чәчәкләр, йомшак уенчыклар...

Әтнәләрнең "Ах" итеп карый торган тагын бер спектакльләре булды һәм моның шулай икәненә үзегез дә тиздән инанырсыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев