Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театры зурдан куба

Кадерле Әтнә театрын якын итүче тамашачыбыз! Табигатьтә - көз, димәк, театраль дөньяда да яңа премьералар, яңа интригалар, яңа иҗат тынгысызлыгы! Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры да яңа театраль сезонга зур премьера әзерли. Чыңгыз Айтматовның "Кызыл яулыклы гүзәлкәем" әсәре тиздән сәхнәгә менәчәк! Режиссеры - Илдар Хәйруллин. Бөтенесен әйтеп бетермибез, шушы...

Кадерле Әтнә театрын якын итүче тамашачыбыз!

Табигатьтә - көз, димәк, театраль дөньяда да яңа премьералар, яңа интригалар, яңа иҗат тынгысызлыгы!

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры да яңа театраль сезонга зур премьера әзерли. Чыңгыз Айтматовның "Кызыл яулыклы гүзәлкәем" әсәре тиздән сәхнәгә менәчәк!

Режиссеры - Илдар Хәйруллин. Бөтенесен әйтеп бетермибез, шушы атнада репетицияләр башланды.

Шулай да сезне борчыр дип уйлаган сорауларга ачыклык кертеп үтәсе килә: Әтнә театры режиссеры Рамил Фазлыев үзебезнең театрда эшли, ул икенче спектакль әзерли. "Театрга азрак икенче төрле сулыш кертү өчен икенче режиссер куя бу әсәрне, безнең болай эшләгән бар...",- дип ачыклык кертте театрыбыз директоры Линур Зәйнуллин.

"Кызыл яулыклы гүзәлкәем" спектаклендә төп рольдә - Гүзәл Гафарова уйнаячак. Ә калганы әлегә сер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев