Әтнә таңы

Әтнә театрын көтеп алалар

А Д А Ш К А Н К Ү Ң Е Л Ходайның бирмеш бер көнендә ирешелде бер хәбәр, мин яшәгән шәһәргә Әтнә дәүләт драма театры килергә җыена икән. Язучы Мирхәйдәр Фәйзинең «Адашкан күңел» әсәрен сәхнәдә күрсәтеп безне шатландырырга уйлаганнар. Яшәсен театр, яшәсен театр әхелләре!Болай булгач була, чөнки кайвакыт аралашканда:...

Реклама

А Д А Ш К А Н К Ү Ң Е Л Ходайның бирмеш бер көнендә ирешелде бер хәбәр, мин яшәгән шәһәргә Әтнә дәүләт драма театры килергә җыена икән. Язучы Мирхәйдәр Фәйзинең «Адашкан күңел» әсәрен сәхнәдә күрсәтеп безне шатландырырга уйлаганнар. Яшәсен театр, яшәсен театр әхелләре!Болай булгач була, чөнки кайвакыт аралашканда: - Әтнә районы кайда ул, фәләнме-төгәнме, - дип тилертәләр иде кайбер наданнары. Район яңа, яшь, белмәүчеләр байтак кына. Килсеннәр әле, чурту матр, күрсәтербез Әтнәнең дә кайда икәнен, әтнәләрнең дә кемлеген. Эшне кызу тоттым. Тиз генә театр белән элемтәгә кереп оештыручы хезмәткәр белән очрашу көнен сөйләштек. Исәп бер-якташларымны да дәрәҗәле каршы аласы килә, шәһәрем тамашачыларын да ким-хур итәсе килми. Әңгәмәдәшем озакламый килеп тә җитте. Керәсе җиргә кереп, күрәсе кешеләрне күреп оештыру мәсьәләләрен хәл иттек. Артист халкы белән эш итү бик җайлы икән. Яшь кенә булса да телгә оста, фисун шәп, бик тиз аралашып һәркайда «үз кеше» булып китә. Кая гына барсак та җылы каршы алдылар, тамашачыларны җәлеп итүгә булышачыкларын әйттеләр. Көнендә озатып, гел яңартып торырга вәгъдә биреп, бер кочак афиша алып калдым. Театрның иң читен хәзмәтен сәхнәдә булу, аннан кала билет тарату дип уйлый идем, һич дөрес түгел икән. Иң читене афиша элеп йөрү. Сәхнәдә нәрсә, көне-төне ятлаган сүзләреңне чыгасын да сөйлисең, сине берәү дә сәхнәгә менеп бимазалап йөрми, ошамаса залдан чыга да китә. Билетны да бирәсен дә котыласың. Ә афиша белән эш икенче, элеп куярга өлгермисең, шәһәрдә белдерүләр ябыштырып йөрүчеләр бер мин генә түгел, синең афишаңга я «процентка бурычка акча биреп торам», я «хатын-кыз керфеге үстерәм» ,я «ата кәҗә хезмәте күрсәтелә» ише белдерүне чәпиләр дә куялар. Сүз башы «адашкан күңел» бит әле. Ие, шулай тырыша-тырыша афиша элеп йөргәндә әллә күңел адашты, әллә үзем саташтым ,әллә яз шаукымы буташты. Театр-концертка баручыны ике мәшәкать борчый башлый. Беренче - се - нинди кыяфәттә бару. Бу минем ишеләргә ике тиен бер акча, бит юганда юеш уч төбе белән тез башы кебек ялтыраган пеләшенне сыпырып аласың,өскә тузанланып-кайракланып бетмәгән булса теләсә нинди кием ярый диярлек. Ә икенчесе четереклерәк, минем «әби» тамашаларны өнәп бетерми, гомумән бармый, бер үзең әйләнеп кайтсаң ничектер дөньяның тозы җитмәгән кебек. Шулай бер көнне афиша яңгартып йөргәндә таныш ханым очрады. Күрше авылдан, бергә эшләдек, бер тирәдә пенсиягә озаттылар. Тулы тәнле, мул күкрәкле, дымсу иренле якташым белгәнемчә «ятим» булып, бер үзе ир бала үстереп башлы-күзле иткәч, «круглый» ятим калды. Мине очратса, әллә якташ булгангамы, әллә бүтән сәбәп беләнме ваклабырак, ягымлырак сөйләште, җае белән генә минем күзгә карап ялгызлыгын да сиздереп ала иде. Театрга чакырсам каршы килмәсен төрттеребрәк әйтеп куймасынмы! Идрит-кудрит, менә мә! Инде мин үземне инде шул афиша кләйләп йөрергә генә яраклы дип уйлый идем. Ә менә эшләр кая китте. Инде борын да ис сизми дип йөри идем, ә монда минем белән театрга барырга җыеналар! Бераз ыхым-мыхымнарны кыстырып сөйләшеп алгач, әлегә җылы гына саубуллашып аерылыштык. Санаулы көннәр тиз уза. Иртәгә театр буласы дигән көнне әйтмәсеннәрме, нигәдер әтнәлеләр килмәскә булганнар. Шуны ишеткәч кельт итеп Гали белән Вәли искә төште. Вакытсызрак әбиләрен каенлыкка озатып ялгыз калган бу ике бабай ямансулыктан аптырагач,аулак өй буласын белгәннәр дә шунда киткәннәр. Кышкы салкын төн. Баралар икән болар юлдагы карны шыгырт-мыгырт китереп. Гали салкынга чыгып азаплаган борын суын бияләе белән лыш-кылдатып алган да әйтә икән: - Вәли, без баруын барабыз инде,ара да ерак, кызлар кертмәсәләр ни эшләрбез икән? - Соң, килгәч-килгәч инде бераз ялынып торырбыз да, кертмәсәләр чурт с ним, кайтып китәрбез. Ә менә инде кертә калсалар ни эшләрбез? Мин дә бу бабайлар шикелле уйланып куйдым. Ярар, димәк театр булмый. Хуш, килгән булсалар, барылыр иде, теге мул күкрәкләр белән рәдем утырылыр иде. Телисенме, юкмы- озата барылыр, кереп чәй эчәргә тәкъдим ителер иде. Ятим кешенең чакыруына каршы килү әдәпле булмас, ә анда кереп мин ни эшләгән булыр идем? Өченче катта торганын әйткәне бар иде, биегрәк шул, әле анда да ничек менеп җитәрсең? Ә шулай да әтнәлеләр килергә уйлагач, бер җыенып килерләр әле, килмиче калмаслар! Беләсе иде, сәхнәдә кем, ничек адашып-саташып йөрер икән?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: