Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театрына – 95 ел

Театрыбызның юбилее хакында республикада да беләләр. 17 апрельдә юбилей кичәсе булуы да мәгълүм. Нинди була ул кичә, нәрсәне үз эченә ала. Ә иң мөһиме, коллектив бу тантаналы көнгә нинди уңышлар белән килә? Әтнә дәүләт драма театры коллективы директоры Ландыш Фазлыева белән әңгәмәбез әнә шул хакта. - Ландыш, иң элек республика...

Театрыбызның юбилее хакында республикада да беләләр. 17 апрельдә юбилей кичәсе булуы да мәгълүм. Нинди була ул кичә, нәрсәне үз эченә ала. Ә иң мөһиме, коллектив бу тантаналы көнгә нинди уңышлар белән килә? Әтнә дәүләт драма театры коллективы директоры Ландыш Фазлыева белән әңгәмәбез әнә шул хакта.
- Ландыш, иң элек республика халкы, тәнькыйтчеләр таныган уңышларыгызны, аларга бирелгән бәягә сезнең фикерне ишетәсе килә. Камал театрында "Тантана"республика театр премиясе безнең артистларга да бирелде бу юлы...
- Аллага шөкер, бу безнең беренче зур уңышыбыз дип әйтик. Узган ел үтә алмадык. Быел Мирхәйдәр Фәйзинең "Адашкан күңел", Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектакльләре буенча 9 номинациядә дә катнаштык. "Дебют" номинациясе буенча номинантлар исемлегенә Айзил Фазлыев белән Гүзәл Гафарова кергән иде. Соңгы этапта "Миңлекамал"спектаклендәге Гайни роле өчен, Гүзәлебез җиңүче дип табылды. Марат абый Хәбибуллин исә "Адашкан күңел"спектаклендәге Ильяс мөгаллим роле өчен "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә җиңү яулады. Бу безнең өчен бик зур уңыш, чөнки монда республика күләмендәге бөтен татар һәм рус дәүләт театрлары, курчак театры артистлары катнашты. Безнең белән чагыштырганда аларның тәҗрибә дә, осталык та җитәрлек. Без әле аякка басып кына киләбез, дисәк тә була.
- Шулай булса да, дәүләт театрларына куелган таләпләрне, планнарны үтисез. Театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче Ильтани Илялова Әтнә театры артистларының һәр спектакленә уңай бәя бирә...
- Күз тидермик, планнарны азрак арттырып үтәгән очраклар да бар. Бу артистларыбызның, режиссерыбызның тырышлыгы. Театр күмәк эшли торган урын, ә максат бер. Менә шуны аңлап эшләвебез безгә ярдәмгә килә. Критикларның бәясе безгә бик кыйммәт, алар безгә камилләшергә булыша. Ә Ильтани Исхак кызыныкы аеруча кадерле, чөнки ул бик көчле критиклардан санала. Соңгы "Миңлекамал" спектакленә карата бәясен, фикерен "Сәхнә" журналының март ае санында язып та чыкты. Журналның тышлыгында да безнең Рәзинә-Миңлекамал сурәте. Бу үзе үк безгә бәя. Әтнә театрын таныйлар, уңышларыбызны күрәләр, ә "Миңлекамал"га алынуыбызны хуплыйлар икән, без шат.
- 17 апрель көнне театрның юбилей кичәсе үтәчәк. Ничек итеп күз алдына китерик аны, кунакка кемнәр кайтачак?
- Юбилей кичәсен театральләшкән кичә итеп эшләдек. Дәүләт театры дәрәҗәсен алган чакта халык театрының үткәне фотолар белән күрсәтелгән иде. Ә бу кичәдә менә шушы 95 еллык үткәнне артистларыбыз сәхнәләштерде. Мөхәммәт Парсинны һәм башка шәхесләрне Әтнә дәүләт театры сәхнәсендә күрә алачаксыз. Кунакка Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны, якташыбыз Әсхәт Сәфәровны көтәбез. Башка мөхтәрәм якташларга да дәштек. Моннан тыш мәдәният министрыбыз Айрат Сибагатуллин кайтыр дип өметләнәбез. Республикадагы барлык татар, рус театрлары, филармония җитәкчеләрен дәштек. Казан җыр-бию ансамблен җитәкләгән Хәмитовлар, үзебезнең Илгиз абый Кадыйровны... чакырдык.
- Бу тамаша кунаклар өчен генә оештырыламы? Район халкы да карау мөмкинлеге булачакмы?
- Булачак, әлбәттә, соңрак.
- Башка театрларга баргач, кулга театр тарихын чагылдырган журналлар бирәләр...
- Бездә дә була. Театрыбызның тарихын чагылдырган журналны өлгертербез, дип уйлыйбыз. Артистларыбызның портретларын эшләтеп куярга да планнар бар, анысы бу тантанага ук булмас инде.
- Бүгенге көндә әзерлектән тыш спектакльләр белән гастрольләргә дә йөрисез. Якын тирә районнар калмады кебек. Яңа спектакль куярга алынмыйсызмы?
- Кәрим Тинчуринның "Американ" комедиясен укып өйрәнү бара. Трагедия-драмаларны күп куйдык. Үзгәртеп комедиягә алынып карарга булдык. Ә аңа кадәр Җиңү бәйрәмендә ветераннарыбыз өчен "Миңлекамал"ны куячакбыз әле...
- Алда зур сынау тора, уңышлар теләп калабыз.


"... Рамил Фазлыев та, актёрлар да мактауга лаек. Алар совет заманының психологик пьесасына алынырга курыкмаганнар, һәр заманда да кирәкле, беркайчан да мәгънәсен югалтмаячак сәхнә әсәре булдырганнар, кешенең чыдамлыгын, кыюлыгын югарыга күтәргәннәр. Тамаша залында олылар белән беррәттән күз яшьләрен яшермичә, спектакльне(С.М."Миңлекамал") рәхмәт хисе белән караучы яшьләрнең дә күп булуы юкка гына түгел". Ильтани Илялова, театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев