Әтнә таңы

Әтнә театрына – 95 яшь

Әтнә театрына-95 ел. Әтнәне данга күмдең. (Мәдхия) Әтнәбезне нурлы иттең, Яктылык сибеп тордың. Туксан биш ел күңелләргә, Шифалы җылы өрдең. Парсин Мөхәммәт хезмәте, Эзсез генә калмады. Фәхриевнең "Бәхет кошы", Театрга юллар салды. Фазылҗан бай йортында ук, Спектакльләр дә куелды. Укытучылар тырышкач, Бар да әйбәт уйналды. Шул чорларда үзешчәннән, Артист булып...

Әтнә театрына-95 ел.

Әтнәне данга күмдең. (Мәдхия)

Әтнәбезне нурлы иттең,

Яктылык сибеп тордың.

Туксан биш ел күңелләргә,

Шифалы җылы өрдең.

Парсин Мөхәммәт хезмәте,

Эзсез генә калмады.

Фәхриевнең "Бәхет кошы",

Театрга юллар салды.

Фазылҗан бай йортында ук,

Спектакльләр дә куелды.

Укытучылар тырышкач,

Бар да әйбәт уйналды.

Шул чорларда үзешчәннән,

Артист булып киттеләр.

Галимә дә,Җәүһәрия,

Гомәр,Реваль үстеләр.

Мөбарәк белән Рәфкать тә,

Рольләргә оста керде.

Җырчы Әхми,гармун Шакир,

Моңлы җырларын сузды.

Наҗия,Фоат, Наил дә,

Чын артист булган әнә.

Тавыш та көр,буй да зифа,

Сәхнәнең күрке менә.

Гомәргә чәпәп куйганнар,

Калай әтәч -кушамат.

Рәфкать тимерче иде бит,

Разыя сүзгә юмарт.

Гөлнуры да шундый уңган,

Таһирләр җыр сиптерә.

Әхәт биеп җибәрсә бер,

Идәннәр дер селкенә.

Гомәр Мәрдән очып йөри,

Драмалар куйдырып.

Режиссер да,актер да ул,

Уйный һәрчак уйдырып.

"Халык театры " дигән,

Исемне дә алдылар.

Шактый җирләрне гизеп,

Дан,хөрмәт казандылар.

Замананы тоемлау да,

Көчле иде аларда.

Уйнаулары ошый иде,

Әтнәләрнең һәркайда.

Камал сәхнәләрендә дә,

Реклама

Тамаша саен халык.

"Драма театры" дигән дә,

Олы исемгә лаек.

Исемнәре аталмаган,

Кем генә калды тагын.

Зинһар гафу итегез сез,

Аллам ярлыкар барын.

Олы исемгә тап төшерми,

Эшләсен әле яшьләр.

Әтнәлеләр булган халык,

Данга күмелеп яшәр.

Сабак алдык.

Армиядә хезмәт иткән көннәр,

Катгый таләпләре иң элек.

Ашханәдән чыккач, кичке якта,

Басып тора идек тезелеп.

Тәмәке тарткан бит шунда берсе,

Шуны шәйләп алган командир .

Кайсыгыз тартты дип и орышты,

Мин тарттым дип әйтми Камали .

Гаеплене атамагач беркем,

Тагын тапты шунда үз җаен.

Наряд бирде безгә-солдатларга.

Эш тә кушып торды көн саен.

Кичен бар да йоклап беткәч кенә,

Тезеп алып безне бастырды.

Ике кеше тотты носилканы,

Тәмәкене шунда салдырды.

Алып китте урман эчләреннән,

Хайран бардык әле ,туктау юк.

Өч чакырым киткәч,бер урында,

Чокыр казыттырды шактый ук.

Тәмәкене шул чокырга салдык,

Күмдек ,малай,каберсыман гел.

Үтәмәсәң башлык әйткәннәрне ,

Илдә тәртип булмас ,шуны бел!

Арып-талып кайтып кердек инде,

Сөйләшергә хәтта юк теләк.

Шулай акыл бирде һәммәбезгә,

Солдатта ,ди,тәртип бик кирәк.

Шул хәлләрдән соң ник берсе тартсың,

Тарта бары тиеш урында.

Бердәм булып шулай хезмәт иттек,

Китте һәркем ,тапты урын да.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: