Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театрында Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе эшли

"Гүзәлем Әсәл" уйлата да, елата да... Әтнә дәүләт драма театры коллективының яңа спектакль әзерли башлаганын хәбәр иткән идек инде. Бу юлы алар классик язучының классик әсәре белән танылачаклар. "Иртә мактаналар..." дип уйларга ашыкмагыз, бу алар сүзе түгел, минеке. Сүрия МИНГАТИНА Бүген кызыксынып Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектакленең бер мизансценасын карап...

"Гүзәлем Әсәл" уйлата да, елата да...

Әтнә дәүләт драма театры коллективының яңа спектакль әзерли башлаганын хәбәр иткән идек инде. Бу юлы алар классик язучының классик әсәре белән танылачаклар. "Иртә мактаналар..." дип уйларга ашыкмагыз, бу алар сүзе түгел, минеке.

Сүрия МИНГАТИНА

Бүген кызыксынып Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектакленең бер мизансценасын карап төштем. Гадәткә кергән инде, театр коллективы яңа әсәр сәхнәләштерә башласа, башта без, журналистлар, карап төшәбез, өлешләп-өлешләп булса да; яңа спектакльнең репетициясенә кертүләрен, күрсәтүләрен сорыйбыз. Артистларыбызны яңа образда күрәсе килүдән микән бу, әллә уйнауларын сагынудан микән...

Әллә инде...- бу юлы менә монысы төп сәбәптер: театрыбызда бу көннәрдә Г.Камал театрының мәртәбәле артисты, режиссер Илдар Хәйруллин белән РФ һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам Валерий Яшкулов эшли. Алар янәшәсендә композитор, без, Әтнә тамашачысы, яратып өлгергән Марат Әхмәтшин кайнаша. Ничә күрсәң дә бергәләп гапләшкән, киңәшләшкән вакытлары. Бүген дә Илдар Хәйруллин белән Валерий Яшкулов өстәл артында, спектакльгә кагылышлы яңа идеяләрен ничек тормышка ашырачаклары хакында, кызып-кызып сөйләшәләр иде.

Валерий Яшкулов һәм Әтнә ...- ышанасы да килми, шундый мәртәбәле, күп җиргә чакырулы рәссам ничек Әтнәдә дисезме?

Мин дә шуның белән кызыксындым һәм спектакльнең бер өлешен карау бәхетенә ирештем. "Башта эш барышы белән таныш әле, аннан сөйләшербез Яшкулов хакында", дигәндәй, "Мөмкин булса, соңрак, мизансценадан соң сөйләшер идек, әле без эшлибез", -дип, хәйләкәр елмайдылар сәнгать эшлеклеләре.

Театрыбызның тамаша залында йөрим, артистларыбыз Гүзәл Гафарова (Әсәл) белән Фаяз Хөсәеновның фикер алышканнарын, яңа кайткан артистларыбыз Айдар Вәлиев белән Илфат Шәрифуллинның роль ятлауларын карап, репетиция башлануын көтәм. Үзем уйлар дөньясында: замана спектакле түгел, кыргыз язучысының бу әсәрен әтнәләр тарафыннан яңа башкаруда тамашачы ничек кабул итәр? Халык театрының мәртәбәле режиссеры Гомәр ага Мәрдәнов ничек бәяләр?

Чөнки Әтнә халык театры бу әсәрне бер мәртәбә сәхнәгә куйган инде. Куеп кына калмаган, зур уңыш белән барган спектакль. 1973 елның декабрендә хәтта Мәскәү сәхнәсендә куелган "Гүзәлем Әсәл" спектакле. Төп рольне ул чакта Җәүһәрия апа Мәрдәнова башкарган, спектакль барышында төшерелгән фоторәсеме хәтта "Огонек" журналы тышлыгында басылып чыга. Танылу зур була, Әсәл ролен башкарган өчен Җәүһәрия апага "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә. Башка артистларның чыгышы да уңай бәяләнә.

Ә әсәр беренче тапкыр татар тамашачысына Г.Камал театры тарафыннан 1966 елда тәкъдим ителә. Кыргызчадан татарчага әсәрне язучы Әмирхан Еники тәрҗемә итә.

Әсәр уйлата да, елата да. Үзәктә - Ильяс белән Әсәл мәхәббәте... характерларның вакыйгаларның үзгәреше бөтереп алып кереп китә тормышның мең төрле төсмере чагылыш таба... Артистлардан зур осталык таләп итә. Менә шул осталыкка аларны Илдар Хәйруллин өйрәтә бу юлы. Ничек чыгасы, ничек киенәсе, ничек елмаясы, ничек басасы, бер-береңә ничек дәшәсе... Әйтеп күрсәтеп кенә калмый, шундый җитезлек белән сәхнәгә күтәрелеп Әсәл белән Байтимергә (Айдар Вәлиев) уйнап күрсәтә.

Бер мизансцена карадым, Илдар абый әйтмешли, әле юньле уен да күрмәдем, артистларның уйнавын ошаттым, спектакльнең киләчәк уңышын күзалладым. Режиссер да уңыш юрый, "Теләкләре зур артистларның, әйткәнне отып ала беләләр, рольгә керә беләләр. Әтнә артистлары белән беренче тапкыр эшлим, бер-береңне хөрмәт итеп, бер теләк белән максатка барганда бер командага әйләнәсең. Без бүген шулай эшлибез. Валерий Яшкуловны да Әтнәгә мин чакырдым, без күптәнге дуслар, бергә эшлибез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз дисәк тә була. Ул бик оста рәссамчы, күп сөйләшергә яратмый, аны көн саен тегендә-монда чакырып торалар, әмма ул безнең белән Әтнә театрында эшләүне хуп күрде. Бөтен нечкәлекләрне әйтмим, тиздән үзегез күрерсез...", - ди мәртәбәле артист-режиссер.

Ни өчен ул режиссермы? "Безгә шулай режиссерлык эше белән шөгыльләнергә дә кушалар. Азрак шулай эшләп алабыз. Һәрбер эшнең үз читенлекләре, үз өстенлекләре бар. театрда да шулай..."- дип ачыклык кертә.

Хәзергә туктап торыйк, спектакльдә яңа кайткан артистларыбыз уйный. Икесенең сөйләвен тыңладым, инде карыйсым килә! Безнекеләр кебек осталар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев