Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә театрының “Гүзәлем Әсәл”е Арча сәхнәсендә

Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Гүзәлем Әсәл" спектаклен моннан күп еллар элек караганым бар иде. Ялгышмасам, 70-80 еллар булса кирәк. Г.Камал исемендәге академия театры артистлары куйды. Төп рольләрдә Наилә Гәрәева (Әсәл), Ринат Таҗетдинов (Ильяс), Шәүкәт Биктимиров (Байтимер) уйнады. Анда барган вакыйгалар шулкадәр күңелгә сеңеп калган, күпме вакыт үтүгә карамастан, әлеге...

Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Гүзәлем Әсәл" спектаклен моннан күп еллар элек караганым бар иде. Ялгышмасам, 70-80 еллар булса кирәк. Г.Камал исемендәге академия театры артистлары куйды. Төп рольләрдә Наилә Гәрәева (Әсәл), Ринат Таҗетдинов (Ильяс), Шәүкәт Биктимиров (Байтимер) уйнады. Анда барган вакыйгалар шулкадәр күңелгә сеңеп калган, күпме вакыт үтүгә карамастан, әлеге артистларның уйнаулары,әле дә күз алдында, елый-елый, геройлар өчен борчылып, ут йотып утырулар бүгенгедәй истә. Һәм "Гүзәлем Әсәл" яңадан сәхнәдә. Бу юлы аны Әтнә халык театры сәхнәләштергән. Әтнәдә премьерасы булуы, әтнәлеләрнең бу әсәрне Мәскәү тамашачыларына да тәкъдим итеп, зур уңыш казанулары турында ишетеп тә, укып та белә идек. Тик ишетү бер нәрсә, ә үз күзең белән күрү бөтенләй икенче. Камаллар куелышындагы спектакльдән алган тәэсирләрне юкка чыгармаслармы, күрәсе килгән матурлыкны, уй-кичерешләрне бирә алырлармы?

Әтнә халык театры Арчада Чынгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл"ен куя дигәч, башта шундый сораулар бөтерелде. Арча мәдәният йорты ишегеннән атлап керү белән Әтнә халык театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин белән очраштык. Маратның уйнавы белән таныш. "Ак чәчәкләр" фильмында кино артисты буларак та аның уенына сокландык.

- 1973 елда "Гүзәлем Әсәл" белән Ульяновскида Пушкин исемендәге театр сәхнәсендә Бөтенсоюз фестивалендә чыгыш ясап, лауреат исемен яулаган идек. Ул вакытта аны Гомәр Мәрдәнов сәхнәләштерде. Төп рольләрдә Реваль Мохтаров, Җәүһәрия Мәрдәнова уйнап, шуның өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булдылар. Байтимер ролен ул чакта Әтнә техникумы укытучысы (аннан ул министрлыкта эшләде) Наил Сабиров иҗат итте, - диде Марат Хәбибуллин. - Шуннан безне Мәскәүгә чакырдылар. Күптән түгел, 44 елдан соң яңадан Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясадык. Тамашачы басып алкышлады. Монысын Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин сәхнәгә куйды. Премьерасына Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева үзе килгән иде. "Сүзләрен эчемнән кабатлап утырдым", - диде ул соңыннан.

- Ә нәрсәгә "Гүзәлем Әсәл"гә кире кайтарырга булдыгыз?

- 2018 елда Әтнә театрының 100 еллык юбилее була. Шул уңайдан без Гомәр Мәрдәнов куйган спектакльләрне яңа дөньяда, яңа артистлар белән яңадан сәхнәгә меңгерергә булдык. "Миңлекамал", "Күк капусы ачылса", "Ике килен-килендәш" һәм менә "Гүзәлем Әсәл". Очрашу артыннан очрашу. Саубуллашып Марат яныннан гына киткән идек, каршыга Сарай-Чокырча егете Айдар Вәлиев килеп чыгып, кочаклап ук алды. Байтимер образында. Әтнә дәүләт театрында эшләве турында хәбәрдар идек. Педагогика көллиятендә укыган вакытында "Җидегән чишмә" Арча халык театрында Туфан Миннуллинның "Саташу"ында уйнап йөрде ул. Шуннан сәхнәне гомерлек юлдашы итеп сайлады. Айдар өчен сөенәбез һәм аңа артист тормышында югары үрләр телибез. Бүгеннән үк төп рольләрне иҗат итә башлаган икән, димәк аның киләчәге өметле.

Ниһаять, спектакль башланды. Зал халык белән шыгрым тулы. Безнең Арча тамашачысы зәвыклы һәм бик талымчан да. Ә спектакль уңышының күп өлеше залдагыларның уенны ничек кабул итүеннән тора. Моны әтнәләр бик яхшы аңлый. Беләсезме, артистлар үзләренең тел тидермәслек бик яхшы уеннары белән спектакльнең беренче минутыннан тамашачы игътибарын яулап алды. Залда тып-тын иде. Халык гади шофер Ильясның (бу рольне үзе яшь, үзе чибәр, уттай җитез, тимердәй кызу Фаяз Хөсәенов иҗат итте) һәм авыл кызы Әсәлнең (сәхнәдә беренче тапкыр күренүгә чибәрлеге, мөләемлыгы, эчкерсезлеге, беркатлылыгы белән тамашачы ихтирамын яулап алган Гүзәл Гафарова) мәхәббәте турында бу әсәр. Язмыш сынаулары кызу канлы Ильясны тормыш лабиринтында адаштыра. Тормышның ачысын-төчесен күрергә өлгергән, югалтулар аша чын сөюен тапкан Байтимер белән очрашу аңа бәхетнең кадерен аңларга мөмкинлек бирә. Тик, кызганыч, ул мәхәббәтен кире кайтарырга соңга калган була инде. Мәхәббәте өчен туган йортыннан чыгып киткән, җан сөйгәненең хыянәте белән очрашкан Әсәле әтиле килеш әтисез калган улы Самат (Ихсан Исхаков) беренче тапкыр әти дип дәшкән, үзен чын сөю белән яраткан Байтимерне (Айдар Вәлиев героеның сабырлыгын, кешелеклелеген ачып бирә алды) сайлый. Спектакльдә төп рольне дә уртача гына, кечкенә генә, шулай ук тискәре рольне дә менә дигән итеп уйнарга, тамашачы мәхәббәтен яуларга була. Җантай (Иске Кишет егете Раил Сәләхиев), Камал (Илфат Шәрифуллин), Хәдичә (Кушлавычтан Зөһрә Мөхәммәтшина), Аманҗолов (Марат Хәбибуллин), Фатыйма (Алсу Мөсәвирова) Арча тамашачысы тарафыннан көчле алкышларга лаек булды.

Гомумән, ул көнне тамашачы алкышларга юмарт иде. Арчалылар мәхәббәтен яулый алган, тамашачы аягурә басып алкышлаган икән, артистларның зур уңышы бу.

Гөлсинә Зәкиева

чыганак:http://arskmedia.ru/2017/03/14/atna-teatryinyi-g-zalem-asal-e-archa-sahnasenda/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев