Әтнә театрының тамырлары тирән
Районыбызның горурлыгы булган Әтнә дәүләт драма театры 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Дулкынландыргыч мизгелләр дә, күзләрне яшьләндергән вакыйгалар да, күңел түреннән ташып чыккан ихлас хисләр дә күп булды. Әтнә театры тарихын беренче көннән алып бүгенгәчә чагылдырган кичәне тамашачы тын алмый карады. Сәгать ярым вакыт эчендә еллар авазы кайтаваз булып, күңел...
Районыбызның горурлыгы булган Әтнә дәүләт драма театры 95 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Дулкынландыргыч мизгелләр дә, күзләрне яшьләндергән вакыйгалар да, күңел түреннән ташып чыккан ихлас хисләр дә күп булды. Әтнә театры тарихын беренче көннән алып бүгенгәчә чагылдырган кичәне тамашачы тын алмый карады. Сәгать ярым вакыт эчендә еллар авазы кайтаваз булып, күңел кылларын тибрәндерде. Тарих битләрендә уелып калган шәхесләребезнең кабат сәхнәгә чыгуы,видеоэкранда буыннар чылбырының өзлексез дәвам итүе, Әтнәне Әтнә иткән театрның бай тарихы - Әтнә дәүләт драма театрының мәдәниятебезнең милли хәзинәсендә үз йөзе барлыгын тагын бер кат раслады. Театральләштергән тамаша тәмамланганнан соң, театр белән 1959 елдан бирле җитәкчелек иткән Гомәр абый Мәрдәновны сәхнәгә чакырганда, тамашачы, килгән кунаклар да аны басып алкышлаганда, күзләргә яшь килде. Ул үзе дә дулкынланып: "Сүзсез калдым. Сценарий төзегән Маратка, сәхнәгә куйган Рамилгә. Уйнаган артистларга зур рәхмәт. 95 ел эчендә башкарган хезмәтне шулкадәр аңларлык итеп сәхнәләштергәннәр. Сөйләп торуның кирәге дә юк. Театрыбызны яшәткән тамашачыларыбызга да чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Сез булмасагыз, театр яши алмас иде", - дип тамашачыларга мөрәҗәгать итте. Театрны олуг юбилле белән котларга кайткан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да: "Дулкынландым, нигә дигәндә кыска гына вакыт эчендә сез татар халкының дәртен, талантын, горурлыгын, бай тарихын күрсәттегез. Әтнә - татар халкының милли гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклап алып баручы районнарның берсе. Театр минем өчен дә тәрбияче. Спектакльләрегез аша сез халыкны тәрбиялисез. Театр коллективы республикада гына түгел, Идел буе, Себер, Мәскәү һәм башка төбәк тамашачыларын да милли сәнгатебез белән таныштырасыз, спектакльләрегезне басып алкышлыйлар, безгә дә рәхмәт хатлары килә. Рәхмәт сезгә. Әтнә халкы татарның йөзе", - дигән ихлас теләкләрен әйтеп, республикабызның мәдәниятен үстерүдә зур өлеш керткән театр коллективына котлауларын җиткерде. Тетар сәнгатендәге иҗади эшчәнлеге өчен Рамил Фазлыевка "Татар сәнгатенең эшлеклесе", мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен Гөлия Сибгатуллинага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәр бирелде. Таһир Фәйзрахманов Татарстан Ресспубликасы Президентының Рәхмәтенә, Марат Хәбибуллин белән Таһир Габидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Театрның яшь артистлары Сиринә Абдуллинага, Айгөл Гыйрфановага, Зиннур Һадиевка мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Районыбыз хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов: "Төбәгебезнең туфрагы бик уңдырышлы булмаса да, төрки дөньяга билгеле шәхесләрне тудырган як без: Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким... Ә театр сәнгатенә килгәндәХәким абый Сәлимҗановның улы Марсель, Рәфкать Бикчәнтәевнең улы Фәрит, гомумән Камал театрының күп кенә артистлары, шулай ук я кияве, я килене Әтнә белән бәйләнгән. Шуңа да тетар халык өчен ниндидер статус кебек ул. Казан арты үзенең мәдәнияте, мәгарифе, теле белән башка төбәкләрдән аерылып тора. Казан арты милләтебезнең йөзек кашы, Әтнә Казан артының бишеге дип атыйлар", - дип театр сәнгатен саклап калу да өлеш керткән һәркемгә чиксез рәхмәтләрен белдерде. Г.Камал театры артисты Әзһәр Шакиров: "Үз милләтеңне яратырга кирәк. Ә милләтеңне танытасың, кем икәнеңне аңлатасың, күрсәтәсең килсә, аның театры булырга тиеш", - диде һәм Әтнә дәүләт, Г. Камал театрлары арасындагы дуслык җепләренең нык булып, киләчәктә дә дәвам итәчәгенә басым ясады.
Һичшигем юк. Әтнә театры яши һәм яшәячәк. Чөнки аның тамыры тирән, буыны нык, тарих чылбыры бербөтен. Һәм иң мөһиме театр сәнгатен яраткан тамашачысы бар.
1918 елның декабре. Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин җитәчелегендәге үзешчән артистлар мәктәп бинасында (Фазылҗан бай йорты) Казан артисты Фәхриевнең "Бәхет кошы" исемле ике пәрдәлек комедиясен сәхнәләштерәләр. Әтнә театрның тарихы шул көннән башланып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев