Әтнә таңы

“Әтнә театрының үз тәме..!

Вакыйга һәм бәя "Әтнә театрының үз тәме..!" "Бу спектакльне Камал театры сәхнәсендә караган идем. Камал театры - Камал театры инде... Тик Туфан ага исән булып, бу "Мулланы" да Әтнәләр уйнаганны күрсә куаныр иде... " Сүрия МИНГАТИНА Сишәмбе көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында Халык театрының Дәүләт статусы алуына...

Вакыйга һәм бәя

"Әтнә театрының үз тәме..!"

"Бу спектакльне Камал театры сәхнәсендә караган идем. Камал театры - Камал театры инде... Тик Туфан ага исән булып, бу "Мулланы" да Әтнәләр уйнаганны күрсә куаныр иде... "

Сүрия МИНГАТИНА

Сишәмбе көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында Халык театрының Дәүләт статусы алуына 5 ел тулуын билгеләп үткән тантана булды. Әнә шул чарада ТРның Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткергән ТРның Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Әхмәт улы Сәфәров чыгышын әнә шулай дип башлады. "Президентыбыз ашыгыч эше чыгып кайта алмады, үзенең зур рәхмәтен, котлавын җиткерүемне сорады. Котлауда "Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үткәндә Әтнә дәүләт драма театрының беренче зур бәйрәмен билгеләп үтү - символик мәгънәгә ия һәм бик әһәмиятле вакыйга. Тамашачыларның Әтнә театры спектакльләрен яратып каравын күреп, Әтнә театрына дәүләт статусы биреп дөрес эшләгәнбез дип куанабыз. Театр коллективының читтә яшәүче милләттәшләребезне дә онытмыйча, Себер, Ульян, Самара, Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясавы сөендерә. Соңгы 5 елда 19 әсәр сәхнәләштерелгән, 400 дән артык спектакль уйналган... Казан арты мәдәниятенең театр сәнгате өчен Габделәхәт Хәкимов кебек җанын бирергә әзер торган район башлыгы, Гомәр ага Мәрдәнов кебек легендар шәхесе, Рамил Фазлыев кебек иҗади эшләүче режиссеры булганда күңелебез тыныч. Халкыбызга киләчәктә дә армый-талмый хезмәт итәргә язсын, уңышлы премьераларыгыз күп булсын. Әтнә театрының 100 еллык юбилеен да 2018 елда бергәләп каршы алырга язсын..." дигән юллар бар", - дип, театрыбыз директоры Ленур Зәйнуллинга 10 миллион сумлык сертификат тапшырды Әсхәт Әхмәт улы.

Сәхнәгә якташыбыз исеменнән рәхмәт сүзләре белән бер кәрзин чәчкәләр чыгарылды.

Юбилей тантанасына ТРның авыл хуҗалыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов, якын-тирә районнарның башлыклары һәм күпсанлы кунаклар кайтты.

Үзен зурлап кайткан кунакларга театр коллективы Туфан ага Миңнуллинның "Мулла" спектаклен күрсәтте. Әлеге спектакль белән Әтнә халык театры 2010 елда "Идел-йорт" халык театрларының Республика фестивалендә гран-при яулаган иде. Нәкъ менә шушы спектакльдән соң ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: "Болай да уйнап була икән", - диде. Шушы спектакльне караганнан соң, үзе исәнендә Туфан ага Миңнуллин Әтнә сәхнәсендә спектакльдә уйнаган артистларга күз яшьләрен сөртә-сөртә "Мин күрергә теләгән, мин күз алдында тоткан "Мулла"ны уйнадыгыз",- дип, рәхмәт әйтеп, режиссерыбыз Рамил Фазлыевның кулын кысып, аркасыннан сөйде. Шушы спектакльне карагач, Туфан ага Миңнуллин белән Г.Камал театры артистлары да: "Әтнә халык театрын дәүләт театры итәргә кирәк", - дип үз фикерләрен әйттеләр. Аллага шөкер, бу көнне үзе исәнендә күрде Туфан абый. Әсхәт Әхмәт улы әйткәнчә, 5 еллыкны билгеләгәндә куелган "Мулла" ны да әсәрнең авторына тагын бер кат күрсәтәсе килде.

"Мулла" өшетте, калтыратты...

Артистлар составы азрак алышынса да, бу "Мулла" да күзгә яшьләр китерде, туңдырды, урыны-урыны белән өшетте, күңелне айкады. 2 сәгать тә 20 минутка сузылган ике пәрдәлек драмада үлеп баручы татар авылы, андагы эчкечелек, япь-яшь егет-кызларның тормыш төбенә тәгәрәве, ислам диненең бер чиктән икенче чиккә ташланып, терелергә азаплануы, дин юлында төрле шәхесләрнең буталуы, тәүбә юлын тапканнарның бүтәннәр күңеленә шәфкать-иман нурын салырга азапланулары сурәтләнә. Бер уйласаң, драматург бернинди яңа сүз дә әйтмәгән кебек. Хәер, иске сүзләрне - дөнья яралганда иңгән Коръәндә әйтелгәннәрне дә үтәп бетермәгән шул без. Туфан ага Миңнуллин безгә әнә шуны ипләп кенә исебезгә төшерә. Әхлакка өндәү бервакытта да искерми, яшәешебезне сәхнәдән карап, җан өши. Туфан ага боларның барысын оста итеп актерлар диалогы аша күпсанлы афоризм- гыйбарәләр аша җиткерә. "Үзе адашасы килгән кешегә юл күрсәтергә кирәкми",- ди Чертыш авылының элекке мулла оныгы Вәлиәхмәт Габделәхәтович (Таһир Габидуллин). Аның җанны өшетә торган сүзләре куркыта. Астыртын карашы, утлы-гипнозлы күзләре белән эчке дөньяңны үтәли күрүе каз тәннәре дә чыгара. Эшкуар Самат (Илфат Хәкимов) үзе салдырган мәчеткә шәһәрдән яшь мулла Әсфәндиярне (Риваль Хисмәтуллин) алып кайта. Авылын терелтү кебек авыр миссияне Самат яшь муллага йөкли. Риваль Хисмәтуллин бу рольне бөтен йөрәге аша үткәреп уйный. Күн итек, өстенә телогрейка кигән, беренче карашка кыяфәтсез генә, шул ук вакытта саф күңелле татар кызы Налимәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлия Сибгатуллина, урыны-урыны белән көлдереп, урыны-урыны белән елатып, тамашачының күңеленә үткәрә алды. "Аминыңны тот"- ди ул муллага. Үзенең догалар белүе белән дә күңелгә якын, гадәт-йолаларны да белә. Җиңел булмаган бу роле белән Гөлиябез бу юлы да тамашачы мәхәббәтен яулады. Аз сүзле авыл исереге Бәдретдинне уйнаучы Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин да татар авылының фаҗигасен ачып бирә алды. Спектакль каршылыклы кичерешләр белән бара. Авыл советы рәисе Лемур( Азат Хәйретдинов), милиционер Әмир (Фаяз Хөсәенов), элекке мулла Сәләхетдин (Камил Бәйрәмов) аша да яшәеш чагыла. Яшь мулла бәхетен таба, өйләнә, тик бу бәхет озакка бармый, аңа аталар. Әтнә драма театры трактовкасында мулла терелеп өенә кайта.Үзе өйрәткән балаларның дога укып, (Булат Мөхәмәдҗанов, Алмаз Бадиков, Мәдинә Хәкимова) азан әйтүенә Әсфәндиярнең гаҗәпләнеп, сокланып каравы тагын җанны айкый. Бәхетле финалны - режиссерыбыз, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыевның уңышы дип атамый мөмкин түгел. Спектакльнең кереш һәм йомгак өлешләрен ул фәлсәфи югарылыкка күтәрә алды. Туфан абыйның күңеленә дә әнә шуның өчен үтеп кергәндер ул. Сәхнәдәге декорация, музыкаль бизәлеш тә спектакльгә тиешле төсмер өсти. Кыскасы, бу "Мулла" да - театрның чираттагы уңышы.

" Икенче Сәлимҗанов - Әтнәдә..."

" "Кайбер спектакльне карагач, тәмле ризык ашаган кебек буласын, һәм аның тәме истә кала, тора-тора искә төшә, тагын ашыйсы килә, эзли башлыйсың. Әтнә театры спектакльләре әнә шундый. Театр коллективлары җитәрлек, спектакльләр дә күп куела, арасында сирәк булса да, эчне актара, калтырата торганнары да очрый. Әтнәнең "Мулла"сы - әнә шундый. Үземне дә шул мулла кебек күрдем, гомер буе сәнгать белән халыкны тәрбияләп була дип яшәгән кеше мин. Вакыт-вакыт икеләнеп тә куям..."- Марсель Сәлимҗанов исемендәге I Республика премиясе лауреаты Түбән Кама татар драма театрының режиссеры Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев бишъеллык юбилей тантанасында куелган "Мулла"ны әнә шулай югары бәяләде.

"Мулла"ны Марсель Сәлимҗанов куйган спектакль дип, онытылып карадым. Рамил - син икенче Сәлимҗанов! Әтнәләр бәхетле, Марсельне кабатлый алучы юк, тик син куйган спектакльләр миңа аны хәтерләтә. Рәхмәт сиңа!"- дип, режиссерыбызның кулын кысты Гөлнар Сәлимҗанова.

"Мулла" галәмәт, спектакль буе калтырадым, Налимәң -супер, Рамил. Туфан абый тикмәгә генә Әтнәнең "Мулла"сын югары бәяләмәгән..."- дип сөенә Г.Камал театры артисткасы Илсөяр Төхфәтуллина да...

Рәхәт. Сокланып, куанып, театрыбызга югары бәя биргәннәрен тыңлыйм. Ә күз алдымда - шушы коллективны хуплап үстереп, режиссерыбызны "Үз эшенең остасы", дип бәяләгән районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов, баш иярлек үткәне югалмаганына сөенеп, Рамилнең, артистларның кулларын кыскан Гомәр ага Мәрдәнов, беренче чиратта, нәкъ менә аларның хезмәтен югары бәяләп, артистларыбызның киләчәгенә якты өметләр баглаган Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов... Мондый югарылыкка менү һәм әнә шул биеклекне тоту өчен - сәнгатьне аңлау, аңа хезмәт иткәндә вакыты-вакыты белән үзеңне аямыйча үзең булып кала алу, иманың нык булу да кирәктер. Безнекеләр менә шундый! Күңел әнә шуңа сөенә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: