Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә техникумы безгә олы тормышка фатиха бирде

Моннан 40 ел элек Әтнә техникумын тәмамлаган 42 нче группа студентлары әнә шулай диләр. Уку йортының 50 еллык юбилеена унбишләп кеше кайткан алар. Араларында күрше Биектау районныннан гына түгел, Чистай, Актаныш, Минзәлә, Әлки районнарыннан килүчеләр дә бар. 1972 елда 15 яшьлек - егет кызлар булып килеп кергәннәр алар техникумга. Уку...

Моннан 40 ел элек Әтнә техникумын тәмамлаган 42 нче группа студентлары әнә шулай диләр.

Уку йортының 50 еллык юбилеена унбишләп кеше кайткан алар. Араларында күрше Биектау районныннан гына түгел, Чистай, Актаныш, Минзәлә, Әлки районнарыннан килүчеләр дә бар. 1972 елда 15 яшьлек - егет кызлар булып килеп кергәннәр алар техникумга. Уку елларын гомерләренең иң кадерле истәлеге итеп саклыйлар. Техникумны тәмамлаганнан соң, шунда алган һөнәр буенча эшләгәннәре дә, югары белем алып бүтән һөнәр сайлаганнары да юк түгел.

- Бүген безнең өчен шатлыклы да, бераз гына моңсу да көн. Күзләргә яшьләр килә. Тулай торакның кысан гына бүлмәсендә егермеләп кеше яшәгән вакытлар.. Ул авылларга бәрәңге алырга барулар... Болар берсе дә онытылырлык түгел. Билгеле, без укыган вакыттагы техникум белән бүгенгесенең аермасы - җир белән күк арасы. Тик шуңа да карамастан, биредә бөтен нәрсә якын безгә. Әле сабыйлыктан чыкмаган без - яшүсмерләр өчен биредәге укытучылар әти- әниләребез кебек якын булдылар. Безгә шундый төпле белем биргәннәре аларга зур рәхмәтлебез,-ди Минзәлә районынан килгән, күп еллар Минзәлә шәһәренең мэры вазыйфаларын башкарган Гөлшат ханым Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев