Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә техникумы танымаслык булып үзгәрде... үзгәреш әле дәвам итә

Элекке авыл хуҗалыгы техникумы - авыл хуҗалыгы кадрлары әзерләү буенча ресурслар үзәгенә әйләнеп ята. Иң беренче - техникумның тышкы матурлыгына, ә аннан соң эчтәге яктылыкка ис китте. Мондагы төсләр балкышына - ягъни ак, сары, яшел төсләрдәге, тип-тигез, шома стеналар, плитка идәннәргә гаҗәпләндем. Март аенда "Ачык ишекләр көне" уза - тагын...

Элекке авыл хуҗалыгы техникумы - авыл хуҗалыгы кадрлары әзерләү буенча ресурслар үзәгенә әйләнеп ята. Иң беренче - техникумның тышкы матурлыгына, ә аннан соң эчтәге яктылыкка ис китте. Мондагы төсләр балкышына - ягъни ак, сары, яшел төсләрдәге, тип-тигез, шома стеналар, плитка идәннәргә гаҗәпләндем. Март аенда "Ачык ишекләр көне" уза - тагын барып карап кайтам әле.

Кадрлар әзерләү таләпләре дә катгый икән: шулай булмый ни, эшче һөнәр вәкилләре әзерләү бүгенге көн таләбе бит! Лабораторияләр, ветеринария, авыл хуҗалыгы механикасы бүлекләре инде бүген үк яңа, заманча җиһазлар белән баетылганнар... Ә инде алда торган бурычлары - конференц-зал, электрон китапханә, заманча актлар залы һәм ашханә, "Зимний сад" булдыру планнарын ишеткәч, шаккаттым. Директоры Айрат Фәнил улы Каюмов таныштырганнарның бер өлеше генә болар. Тулырак газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев