Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә техникумы укытучылары аттестация узды

Республикабыз күләмендә укытучыларның хезмәтен тикшереп бәяләү турында күп сөйләшәләр хәзер. Белемле укучылар хәзерләү өчен укытучыларның белем дәрәҗәсе югары булу сорала. Бу уңайдан "Тукай" авыл хуҗалыгы техникумында балалары укучылар тыныч була алалар, укытучылары белемле. Техникумның югары категорияле 10 укытучысы ТРмәгариф һәм фән министрлыгында югары категорияне раслау өчен аттестация уздылар, унысы да...

Республикабыз күләмендә укытучыларның хезмәтен тикшереп бәяләү турында күп сөйләшәләр хәзер. Белемле укучылар хәзерләү өчен укытучыларның белем дәрәҗәсе югары булу сорала. Бу уңайдан "Тукай" авыл хуҗалыгы техникумында балалары укучылар тыныч була алалар, укытучылары белемле.

Техникумның югары категорияле 10 укытучысы ТРмәгариф һәм фән министрлыгында югары категорияне раслау өчен аттестация уздылар, унысы да "югары категория"гә лаек дип табылды. Беренче категориягә дәгъва иткән 4 укытучы министрлыктан килгән вәкил катнашында районыбызда аттестация узды, нәтиҗә әйбәт, дүртесе дә беренче категориягә ия булды. Бу хакта безгә техникумның укыту эшләре буенча директор урынбасары Надия Шакирова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев