Әтнә техникумында атналык узды
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында II Бөтенроссия ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш акциясе кысаларында 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр атналык узды. Атналык вакытында студентлар шушы теманы чагылдырган стенгазеталар чыгардылар, Бөтенроссия флешмобында катнаштылар, фильмнар карадылар. Әтнә үзәк шифаханәсенең табиб-эпидемиологы Мифтахетдинова Гөлия катнашында 1, 2 курс студентлары белән түгәрәк өстәл оештырылды, барлык...
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында II Бөтенроссия ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш акциясе кысаларында 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр атналык узды. Атналык вакытында студентлар шушы теманы чагылдырган стенгазеталар чыгардылар, Бөтенроссия флешмобында катнаштылар, фильмнар карадылар. Әтнә үзәк шифаханәсенең табиб-эпидемиологы Мифтахетдинова Гөлия катнашында 1, 2 курс студентлары белән түгәрәк өстәл оештырылды, барлык группаларда да «Рискованное и безопасное поведение и ВИЧ» дигән темага тәрбия сәгатьләре узды, - дип хәбәр итә техникумның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хасанова Фәридә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев