Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә техникумында республика киңәшмәсе узды

Семинар Республика киңәшмәсе - Әтнә техникумында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм аларның укыту эшләре буенча урынбасарлары катнашында Татарстан республикасында һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе булып узды. Фәридә ФИЛАТОВА Киңәшмәдә районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов, республика фән һәм мәгариф министры Энгел...

Семинар

Республика киңәшмәсе - Әтнә техникумында

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм аларның укыту эшләре буенча урынбасарлары катнашында Татарстан республикасында һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе булып узды.

Фәридә ФИЛАТОВА

Киңәшмәдә районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов, республика фән һәм мәгариф министры Энгел Фаттахов, аның беренче урынбасары Андрей Поминов, министрлыкның белем бирү өлкәсендә күзәтчелек итү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, фән һәм мәгариф министрының урынбасары Лариса Сулима катнашты һәм чыгыш ясады.

Кунаклар техникумның матди базасы белән танышты, шулай ук биредә урнашкан музейда булдылар. Шунда ук укучыларның техник иҗат эшләреннән оештырылган күргәзмәне карап уздылар.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы республикада мондый дәрәҗә уку йортлары арасында ресурс үзәкләренең берсе булып тора. Билгеле булганча, укыту процессы биредә практик эш белән дә ныклы рәвештә үрелеп бара. Әтнә, күрше Арча һәм Биектау районы күмәк хуҗалыклары базасында , аларның эш тәҗрибәсенә таянып оештырыла. Киңәшмә кунаклары икегә бүленеп аларның берничәсендәге эш шартлары белән танышты. "Таң" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында - " Уку һәм производство практикасын оештыру тәҗрибәсе" , ветеринария оешмасында " Кадрлар әзерләү тәҗрибәсе турында" исеме астында семинарлар узды. "Таң" хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин һәм ветеринария оешмасы җитәкчесе Рөстәм Хашимов үзләре кунакларны озатып йөрде.

Шунысын да әйтергә кирәк, киңәшмә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Кунаклар утырган һәр ике автобуста да махсус озатып баручылар куелган иде. Алар район тарихы белән таныштырдылар, районыбызның ирешкән уңышлары турында сөйләделәр, күрсәткечләребез турында мәгълүмат бирделәр. "Туган якны өйрәнү" музеенда булудан да бик кәнагать калды кунаклар. Студентларның яшәү шартлары белән танышу, тулай торакта булу да киңәшмә программасына кертелгән иде.

Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинарны исә республика мәгарифне үстерү институтының һөнәри белем бирүне үстерү үзәге үткәрде. Анда сүз региональ инновацион мәйданчыклар эше, Worldskills стандартлары буенча дәүләт нәтиҗәи аттестация һәм аеруча ихтыяжга ия булган яңа һөнәр һәм белгечлекләр буенча Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ТОП -50) таләпләрен кертү турында барды. Соңыннан узган пленар утырышта һөнәри белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре, мондый уку йортларын аккредитацияләү һәм 2017 елга куелган максатлар турында сөйләшенде.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Айрат Каюмов җитәкчелегендә әлеге уку йорты укытучылары, укучылары тарафыннан республика киңәшмәсен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен күп көч куелган. Тырышлык бушка китмәгән. Кунаклар аңа бик югары бәя бирде. Һәм бу әлегә башы гына диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев