Әтнә терлекчелеге: яңалык юл яра
"Таң" хуҗалыгы базасында терлекчелек буенча махсус семинар узды: Беларусьтан килгән белгечләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Биредә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Фәйзрахманов, районның башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Нуриев һәм аның урынбасарлары, хакимият администрациясе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ветеринар станция һәм хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре катнашты.
Терлекләрне "Безгин ысулы" нигезендә күптән тәрбиялибез: күп хуҗалыклар тулы циклга ук күчтеләр. Яңача тәрбиянең өстенлеге бәхәссез, хәер, бу хакта күп язылды. Проблемалар бар әле: терлекне туганнан алып дөрес тукландыру, тиешле препаратларны вакытында куллану һәм төрле инфекцияле, вируслы авыруларны булдырмау, аларга каршы нәтиҗәле көрәш ысуллары - көн кадагындагы мәсьәләләр. Семинар менә шуларга багышланган иде. Габделәхәт Хәкимов: "Бракка чыгарылган сыерларның күпчелеге - тояк авыруы, мастит һәм эндометрит аркасында", дип билгеләде. Семинарда катнашкан компания вәкилләре нәкъ менә соңгысына каршы профилактика һәм аны дәвалау юлларын тәкъдим иттеләр. "Таң"да шул нигездә эшлиләр дә. Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин да: "Икътисади яктан отышлы, эффектлы да", - диде.
Ә менә Беларусь вәкиле яңа туган бозауны исән-имин саклап калу турында сөйләде. Күпчелек белә: яшь бозау, еш кына эче авыртып үлә. "Шуңа күрә бозауга, туганнан соң 1 сәгать эчендә угыз сөте эчертү кирәк. Эчмәсә, зонд кулланыгыз. Бөтен Европада шулай. Сөт составында иммунитетны ныгытучы альбумин дигән матдә бар. Беренче сәгатьтә күбрәк, ә аннан соң кими бара", - дип аңлатты белгеч. Өстәвенә, угыз сөтен бозау массасының 10 проценты күләмендә эчерергә кирәк икән. "Ай-һай, төнлә кем эчерер икән аны?" - диярсез. Менә шуны контрольдә тотар өчен Кышлау фермасындагы торакта видеокамералар урнаштырганнар: бозаулаган һәм угыз сөте эчертү вакытлары төгәл фиксацияләнә.
3 айдан югарырак бозаулар торагында да булдык. Монда 75әр баштан 4 төркем урнаштырганнар. Яңа Шашы фермасындагы 10 көннән алып 3 айга кадәрге бозаулар торагында да чит ил белгечләре Беларусча ашату рационнарын таблицалар, картиналар буенча аңлаттылар. Махсус станда тояк чистарту ысулларын да тагын бер тапкыр карап уздык. Беренче чиратта, күзгә бу торакларның чисталыгы бәрелә. Һәрберсе хуҗалыкның үз көче белән булдырылган, заманча, иркен, якты һәм саф һавалы...
Семинарның теория өлеше дә булды. Беларусь белгечләреннән соң, Наил Фәйзрахманов терлекчелек өлкәсендәге бюллетень саннары белән таныштырып, анализлап үтте. Район башлыгы семинарны йомгаклап, Беларусь белгечләренә һәм хуҗаларга рәхмәт белдерде. Семинарда алган белемнәрне дөрес юнәлештә һәм тиешенчә кулланырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев