Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә, Әтнә, тагын Әтнә...

Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында рейтинг нәтиҗәләре билгеле булды. Рейтингта республиканың 241 хуҗалыгы катнашкан. (Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында алдынгылык рейтингы төзелгән. Әлеге рейтингта республиканың 241 хуҗалыгы катнашкан. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов...

Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында рейтинг нәтиҗәләре билгеле булды.

Рейтингта республиканың 241 хуҗалыгы катнашкан.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында алдынгылык рейтингы төзелгән. Әлеге рейтингта республиканың 241 хуҗалыгы катнашкан. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

"Әлеге рейтинг биш күрсәткечкә нигезләнеп төзелде. Беренчесе - 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә нисбәтле сөт җитештерү (ц), икенчесе - бер баш сыерга туры килгән сөт (кг), өченчесе - 100 баш сыерга туры килгән бозау (баш саны буенча), дүртенчесе - мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек артымы (гр) һәм бишенчесе - беренче тапкыр орлыкландырылганда тананың яше. Шушы һәр күрсәткеч буенча ранжир ясап, рейтинг төзелде. Уртак суммадан иң аз күрсәткеч җыйган хуҗалык беренче урынга чыга", - диде бүлек башлыгы.

Сирень Нигъмәтҗанов сүзләренчә, рейтингның беренче баскычында - Саба районының "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы. Икенче урында - Кукмара районының "Урал" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, өченчедә - Кукмараның "Вахитов" җитештерү кооперативы, дүртенчедә - Әтнәнең "Шахтер", бишенче урынны - Әтнәнең "Таң" Һәм Кукмараның "Восток" хуҗалыклары бүлешә, алтынчы урында - Мамадышның "Продпрограмма" хуҗалыгы. Кукмараның - "Рассвет" агрофирмасы, Әтнәнең - "Тукай", Балтачның "Кызыл Юл" хуҗалыклары аннан соңгы урыннарда.

"Нигездә, Саба, Кукмара, Әтнә, Мамадыш, Балтач районы хуҗалыклары рейтингның алдынгы баскычында. 15 урынга кадәр лидерлыкны шул районнар бүлешә. Ә менә соңгы урында Әлмәтнең - "Ярыш" ҖЧҖ, Чирмешәннең - "Черемшанагроуслуги", Яшел Үзәнең "Күгәй" җәмгыятьләре. Әлмәт районының "Чишмә" авыл хуҗалыгы кооперативы да рейтингның астагы баскычында", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев