Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә тракторчысы Россия чемпионатына бара

18 июнь көнне "Күңгәр" хуҗалыгы тракторчысы Ирек Галиев һәм аны озата баручы инженер Илфар Сәләхов механизаторларның җир эшкәртү ярышына китәләр. Тракторчы Төмән өлкәсендә 19-25 июньнәрдә узучы Россиянең спорт сукасы буенча V чемпионатында катнаша. Оештыручыларның бик җитди оешмалар булуын күзаллаган хәлдә, зур бәйге икәнлеге бәхәссез. "Росагролизинг"тан тыш, Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы,...

18 июнь көнне "Күңгәр" хуҗалыгы тракторчысы Ирек Галиев һәм аны озата баручы инженер Илфар Сәләхов механизаторларның җир эшкәртү ярышына китәләр. Тракторчы Төмән өлкәсендә 19-25 июньнәрдә узучы Россиянең спорт сукасы буенча V чемпионатында катнаша. Оештыручыларның бик җитди оешмалар булуын күзаллаган хәлдә, зур бәйге икәнлеге бәхәссез. "Росагролизинг"тан тыш, Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы да оештыручылар санала. Бәйгедә җиңүче Россияне Кениядә узачак дөнья чемпионатында тәкъдим итә. Бу хакта тулырак итеп соңыннан язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев