Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә тракторчысы тагын ярыша

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган хәбәрләргә караганда, "Күңгәр" хуҗалыгыннан Ирек Галиев янә сукачылар ярышында катнаша. Ул һәм хуҗалык инженеры Илфар Сәләхов Лениногорскийда узучы Татарстан Республикасының җир сукалау осталары бәйгесенә киттеләр.

Биредә 43 район тракторчысы бүген һәм иртәгә үз араларыннан иң останы ачыклыйлар. Монда откан механизатор киләсе елны Россия күләмендә үткән ярышка бара. "МТЗ-1221" тракторында, ПО-4 сукасы белән ярышалар. "Өмет зурдан, чөнки Ирек Галиев үзе эшләгән трактор бу", - диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев