Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә транспорт йөртүчеләренә дә кагыла

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә ике пункт үзгәрә. Дөрес, алар бик аз сандагы транспорт йөртүчеләргә кагыла. Беренчесе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.1 пунктына кагыла. Механик транспорт чыганагы йөртүче: - полиция хезмәткәре сорауга ук, әгәр дә "Инвалид" билгесе булган транспорт чыганагы йөртсә, инвалидлыкны раслаучы документны чыгарып бирергә тиеш. Ә инде "Инвалид" билгесен машинага законсыз...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә ике пункт үзгәрә. Дөрес, алар бик аз сандагы транспорт йөртүчеләргә кагыла.

Беренчесе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.1 пунктына кагыла. Механик транспорт чыганагы йөртүче:

- полиция хезмәткәре сорауга ук, әгәр дә "Инвалид" билгесе булган транспорт чыганагы йөртсә, инвалидлыкны раслаучы документны чыгарып бирергә тиеш.

Ә инде "Инвалид" билгесен машинага законсыз куйган өчен 5000 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Икенче үзгәреш "1нче өстәмә"гә кагыла. Монда законлы рәвештә инвалидлар ташучы машиналарның нинди юл билгеләрен санламаска мөмкинлеге турында әйтелгән. Ул, нигездә элеккечә үк кала, тик хәзер транспорт чыганагында "Инвалид" билгесе булырга тиеш.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев