Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә турында яңа китап

Китап яратучылар өчен тагын бер сөенечле яңалык. Әтнә районы китапханәләре тарихына багышланган "Китап иле - серле дөнья" исемле яңа китап дөнья күрде. Әлеге китапка кереш сүзне район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алсу Әскарова язган. Анда " Безнең Әтнә төбәгендә беренче уку йортлары, китапханәләр барлыкка килү тарихы 1919 елларда ук башлана"...

Китап яратучылар өчен тагын бер сөенечле яңалык. Әтнә районы китапханәләре тарихына багышланган "Китап иле - серле дөнья" исемле яңа китап дөнья күрде. Әлеге китапка кереш сүзне район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алсу Әскарова язган. Анда " Безнең Әтнә төбәгендә беренче уку йортлары, китапханәләр барлыкка килү тарихы 1919 елларда ук башлана" , - дигән юллар бар. Ул шулай ук әлеге китапка мәгълүмат туплауда, басаманы әзерләүдә нәтиҗәле хезмәт куйган һәр китапханәчегә, әлеге эшне хуплаган һәм ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерә. Китап - әйдәп баручы методист Рания Галимҗанованың республика проектлар бәйгесендә җиңү яулавы нәтиҗәсе .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев