Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә участок инспекторлары җитәкчесе: "Мошенниклыкның төрләрен беләсезме?"

Мошенниклык турында еш язабыз, кисәтәбез. Тик алар кармагына кабучылар кимеми. Дөрес, бу яктан бездә тыныч. Шулай да кул кушырып утырырга ярамый. Кисәтүнең, аңлатуның артыгы юк. Бу уңайдан мошенниклыкның төрләре турында язу урынлы булыр. Ә сез аның төрләрен беләсезме? Мошенниклыкны, гадәттә, шәхси контакт аша башкаралар. Ничек була ул дисезме? Әйтик, чегән...

Мошенниклык турында еш язабыз, кисәтәбез. Тик алар кармагына кабучылар кимеми. Дөрес, бу яктан бездә тыныч. Шулай да кул кушырып утырырга ярамый. Кисәтүнең, аңлатуның артыгы юк. Бу уңайдан мошенниклыкның төрләре турында язу урынлы булыр. Ә сез аның төрләрен беләсезме? Мошенниклыкны, гадәттә, шәхси контакт аша башкаралар. Ничек була ул дисезме? Әйтик, чегән яки шундый милләткә охшаш халык, шул ук вакытта "гастролер"лар - өлкән яшьтәгеләрне, ялгызакларны төп башына утыртырга тырышалар. Нинди генә дәлил, сәбәп китермиләр алар. Мошенниклар: - Дәвалыйбыз яки сиңа бозым кергән, чыгарабыз; - Медицина ярдәме күрсәтергә килдем; - Без социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре, сезгә акчалата яки башка төр ярдәм тиеш дип; - Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хезмәткәрләр булып; - Сатып аласым бар иде дип акча сорап тору юлы белән; - Фильтр, үтүк, кәстрүл ише йорт кирәк-яраклары саткан булып; - Дарулар, медицина препаратлары, БАДлар сатып; - Арзанлы ашамлыклар, бал, урын-җир кирәк-ярагы сатып; - Арзанлы телефоннар сатып йөрергә мөмкиннәр. Сак булыгыз! Социаль мошенниклык балигъ булмаганнарга каршы да башкарылырга мөмкин. Якыннарыгызны, әти-әниләрегезне кайгырткан булырлар, җинаятьчеләр таламасын өчен кызларның алтын бизәнү әйберләре турында кайгырту сылтавы белән өегезгә озатырга теләүчеләр дә булуы бар. Шуңа күрә теләсә-кем ярдәм кулы сузса да, кабул итәргә ашыкмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев