Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә участок инспекторлары “һәркайсы үз урынында”

Участок вәкилләре хезмәте көне 2002 елдан бирле билгеләп үтелә. Быел участок вәкилләре үзләренең бәйрәмен унбишенче тапкыр билгеләп үтте.

Участок вәкилләре хезмәте Эчке эшләр бүлеге органнары системасында аерым бер урын алып тора. Участок вәкилләре үзләренә билгеләнгән территориядә хезмәт күрсәтәләр һәм шул территориядә яшәүче һәркем белән якыннан таныш. Алар профилактик чаралар гына алып бармыйча, административ һәм җинаять эшләрен тикшерүдә актив катнашалар. Үзләренә билгеләнгән участокта яшәүчеләрнең хокукларын яклаучы, килеп туган мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итүче бу хезмәт ияләре хокук тәртибен ныгытуга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бу бәйрәм дә әнә шуларны күздә тотып билгеләп үтелә. Участок вәкилләре көнен Россиядә 54 меңнән артык полиция хезмәткәре, шул исәптән әлеге хезмәт ветераннары һәм стажерлар да бәйрәм итә.

Участок вәкилләре бик зур һәм мөһим эш башкара. Алар административ протоколлар тутыра, җинаять ачу һәм тикшерү эшен алып бара, мөрәҗәгать- гаризалар белән эш итә, бәйрәм һәм төрле чаралар барышында тәртип саклый, төрле рейдларда катнаша. Участок вәкиле булып теләсә кем эшли алмый. Моның өчен югары белемле , физик һәм психик яктан сәламәт булу кирәк. Сабырлык һәм югалып калмау кебек сыйфатлар турында әйтеп тә тормыйм.

Участок вәкилләре хезмәте килеп чыгу тарихына күз салсак, ул ерак XVI гасырларга барып тоташа. Нәкъ менә шул чорда Иван Грозный указы нигезендә беренче хокук саклау хезмәте булган Разбойный приказ булдырылган. Ә менә Эчке эшләр министрлыгының участок вәкилләре подразделенияләре оешуга 93 ел .

Эчке Эшләр бүлегенең участок вәкилләре хезмәтенә килгәндә биредә бүгенге көндә өч участок вәкиле хезмәт куя. Полиция майоры Илнар Закиров - Күңгәр, Өҗем, Яңа Шашы, Кышлау, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр авыл җирлекләре, полиция капитаны Фәнил Сабиров - Күәм, Түбән Көек, Күлле Киме авылы җирлекләре, кече лейтенант Альмир Хөсәенов Комыргуҗа, Югары Сәрдә, Түбән Бәрәскә авылы җирлекләре тынычлыгын саклый. Шулай ук яңа килгән Руслан Алексеев ста жер буларак, участок вәкиле хезмәтенең серләренә төшенә. Әлеге хезмәтнең җитәкчесе булып полиция майоры Фәнис Низамиев тора. Егетләрнең эшеннән бик канәгать ул. "Берсен алып, берсен куярлык түгел - һәркайсы үз урынында тора", - ди . Егетләр өчесе дә "Народный участковый" бәйгесендә катнаштылар, Илнар Закиров хәтта район этабында финалга да чыкты. Тырыш хезмәтләре "Мактау грамоталары", "Рәхмәт хатлары" белән дә билгеләп үтелгән. Киләчәктә дә уңышлар телисе килә аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев