Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылар БДИны кабат тапшыра алмаячак

БДИны сентябрь һәм февральдә кабат тапшырып булмаячак. Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте шундый яңалык кертте. Шулай итеп, Россиядә мәктәп укучыларына БДИны сентябрь һәм февральдә кабат тапшыру рөхсәт ителмиячәк. Исегездә булса, 2015 елда мондый мөмкинлек бар иде әле. Идарә тармагы хезмәткәрләре сүзенә караганда, тәҗрибә нәтиҗәсез булган. Ләкин моңа алмаш...

БДИны сентябрь һәм февральдә кабат тапшырып булмаячак.

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте шундый яңалык кертте. Шулай итеп, Россиядә мәктәп укучыларына БДИны сентябрь һәм февральдә кабат тапшыру рөхсәт ителмиячәк. Исегездә булса, 2015 елда мондый мөмкинлек бар иде әле.

Идарә тармагы хезмәткәрләре сүзенә караганда, тәҗрибә нәтиҗәсез булган. Ләкин моңа алмаш буларак, тапшыра алмаган яисә билгеле сәбәпләр белән сынауда катнашмаган укучыларга имтиханны кабат биреп карау өчен биш түгел, ә алты резерв көн тәкъдим ителәчәк.


intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев