Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары Арчадан медальләр алып кайттылар

Каникуллар чорында мәктәп укучылары да уңышлары белән куандырдылар. Әйтик, укучыларыбыз чаңгы ярышында Арча районы беренчелегендә катнашып кайттылар. Бу хакта Түбән Көек мәктәбе сайтында менә ни язалар. 2018 нче елның 5 нче гыйнварында Арча шәһәре стадионында кызлар һәм егетләр командалары арасында Арча муниципаль районы беренчелегенә чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып...

Каникуллар чорында мәктәп укучылары да уңышлары белән куандырдылар. Әйтик, укучыларыбыз чаңгы ярышында Арча районы беренчелегендә катнашып кайттылар. Бу хакта Түбән Көек мәктәбе сайтында менә ни язалар.

2018 нче елның 5 нче гыйнварында Арча шәһәре стадионында кызлар һәм егетләр командалары арасында Арча муниципаль районы беренчелегенә чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Эстафетада Иске Кырлай, Ашытбаш, Арчаның 1 нче, 6 нчы, 7 нче мәктәпләре һәм Әтнә районы командалары катнашты. Составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Әхмәдуллин, Аканашев һәм Аканашева кергән командалар 3 нче урыннарны яуладылар, «Арча» спорт мәктәбеннән медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев