Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары аттестатсыз да һөнәр ала ала

Россия укучылары аттестаттан башка да һөнәр ала алачак. Россия Федерациясе фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов шул хактагы боерыкка кул куйды. Әлеге документтан күренгәнчә, төп белем бирү программасы буенча эшче һөнәренә уку өчен төрле яшьтәгеләр, шул исәптән урта яки төп белеме булмаганнар да кабул ителергә мөмкин. Элек моның өчен аттестат...

Россия укучылары аттестаттан башка да һөнәр ала алачак. Россия Федерациясе фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов шул хактагы боерыкка кул куйды. Әлеге документтан күренгәнчә, төп белем бирү программасы буенча эшче һөнәренә уку өчен төрле яшьтәгеләр, шул исәптән урта яки төп белеме булмаганнар да кабул ителергә мөмкин. Элек моның өчен аттестат булу мәҗбүри иде.

Мондый һөнәрләрнең саны икейөздән артык. Алар арасында склад мөдире, сакчы,йөкче,ишек алды себерүче,сортировщик, урман кисүче, пешекче, официант, курьер, кучер, лифтер, кече тәрбияче, фармацевт, бортпроводник кебекләре бар.

Шунысын да әйтергә кирәк, быел Татарстанда БДИны барлыгы 18 мең укучы тапшырган. Аларның 138е аттестат ала алмаган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев