Әтнә укучылары иҗаты
КЫШКЫ КҮҢЕЛЛЕЛЕК Сәйлән кебек кар өслеге Кояшта җем-җем итә. Кышкы матурлыкны күреп Күңел сөенеп китә. Тышта ап-ак йомшак карда Бик күңелле уйнавы. Саф һавасы тәнгә сихәт, Җанга рәхәт сулавы. Тимераякта йөрибез, Чаңгы, чана шуабыз, Кар бәрешеп тә алабыз - "Өр-яңадан туабыз". Караңгыга кадәр тауда Шау-гөр киләбез шулай. Безнең күңелле уенга...
КЫШКЫ КҮҢЕЛЛЕЛЕК
Сәйлән кебек кар өслеге
Кояшта җем-җем итә.
Кышкы матурлыкны күреп
Күңел сөенеп китә.
Тышта ап-ак йомшак карда
Бик күңелле уйнавы.
Саф һавасы тәнгә сихәт,
Җанга рәхәт сулавы.
Тимераякта йөрибез,
Чаңгы, чана шуабыз,
Кар бәрешеп тә алабыз -
"Өр-яңадан туабыз".
Караңгыга кадәр тауда
Шау-гөр киләбез шулай.
Безнең күңелле уенга
Кыш та гызыга бугай.
Әдилә СИРАҖИЕВА,
Әтнә районы Яңа Шашы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы
ТИМЕРАЯК
Әни миңа тимераяк
Алып кайткан бүләккә.
Минем нәрсә теләгәнне
Белгән инде, әлбәттә!
И шатландым, куанычтан
Шугалакка йөгердем.
Кичкә кадәр шудым анда,
Чөнки бик тә сөендем.
Таңсылу САБИТОВА,
Әтнә районы Яңа Шашы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы
КАР БӨРТЕГЕ
Ап-ак кына, йомшак кына
Кар бөртекләре оча.
Оча-оча, бии-бии
Куналар минем кулга.
Сулышымны өргән идем,
Кар бөртеге юк булды!
Салкыннан яралган чәчәк
Минем җылымнан сулды.
Фәнзия ХӘСӘНОВА,
Әтнә районы Яңа Шашы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев