Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары китапханәгә яратып йөри

Без, Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, авыл китапханәсендә еш булабыз. Китапханәчеләр Алсу һәм Айсылу апалар "Иң күп китап укучы" конкурсын игълан иткәннәр иде. Һәм менә җәйге каникуллардан соң бәйгегә нәтиҗә ясалыр вакыт та җитте. Укытучы апалар белән бергәләп авыл китапханәсенә киттек. Очрашуның беренче өлешендә төрле кызыклы ярышлар иң күп...

Без, Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, авыл китапханәсендә еш булабыз.

Китапханәчеләр Алсу һәм Айсылу апалар "Иң күп китап укучы" конкурсын игълан иткәннәр иде. Һәм менә җәйге каникуллардан соң бәйгегә нәтиҗә ясалыр вакыт та җитте. Укытучы апалар белән бергәләп авыл китапханәсенә киттек. Очрашуның беренче өлешендә төрле кызыклы ярышлар иң күп китап укучыларны беләсе килүебезне оныттырып торды. Класс-төркемнәргә бүленеп, табышмакка рәсем ясадык, агачларны яфраклары буенча таныдык. Читлектәге маймыл, сазда йөргән челән, биле авырткан, авыр сумка күтәргән кеше хәрәкәтләрен күрсәтү тагын да кызыграк булды. Укытучы апалар ярышларга гадел нәтиҗә ясадылар. Соңыннан Алсу һәм Айсылу апалар җәйге чорда күп китап укучы Хәкимуллина Раушанияне, Закиров Данисны һәм Сәхибуллин Булатны сәхнәгә чакырдылар. Ярышларда актив булган укучылар белән иң күп китап укучылар фотога да төштек. Ә конкурс дәвам итә. Язын тагын иң күп китап укыган яңа укучыларны беләчәкбез.

Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбе,

Касыймов Солтан, 3 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев