Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары концерт куйды

Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында "Яңа ел тамашасы" дип аталган бик матур кичә булып узды. Әлеге концертта авыл мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Нәни җырчыларыбыз: Динә Якупова, Зилә Фазлиева, Гөлия Хафизова үзләренең моңлы тавыш белән башкарылган җырларын тамашачыга бүләк итте. Концертны спектакльләрдән өзекләр белән укытучылар үзләре алып барды. Аларның уйнаулары...

Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында "Яңа ел тамашасы" дип аталган бик матур кичә булып узды. Әлеге концертта авыл мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Нәни җырчыларыбыз: Динә Якупова, Зилә Фазлиева, Гөлия Хафизова үзләренең моңлы тавыш белән башкарылган җырларын тамашачыга бүләк итте. Концертны спектакльләрдән өзекләр белән укытучылар үзләре алып барды. Аларның уйнаулары чын артистларча иде. Биючеләр дә байтак иде. Татар егетләре биюе, халык биюләре, шаян биюләр дә булды. Укытучы апаларыбыз да бик булган, бик матур итеп башкорт биюен башкардылар. Концертны тәмамлап яшь укытучыларыбыз Гөлия Мөхәммәтшина һәм Сылу Зарипова үзләренең бик матур җырларын тамашачыга бүләк иттеләр. Концерттан барысы да кәнәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев