Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары паспорт алды

Чара Паспорт тапшырылды «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексының актлар залында тантаналы рәвештә районыбызның 14 яше тулган 10 гражданына паспорт тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу чара соңгы елларда матур бер традициягә әверелеп, елның һәр кварталында уздырыла. Чараны башлап йөрүчеләре- федераль миграция хезмәтенең Әтнә бүлеге, Яшьләр эше, спорт һәм туризм ,мәдәният...

Чара

Паспорт тапшырылды

«Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексының актлар залында тантаналы рәвештә районыбызның 14 яше тулган 10 гражданына паспорт тапшырылды.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу чара соңгы елларда матур бер традициягә әверелеп, елның һәр кварталында уздырыла. Чараны башлап йөрүчеләре- федераль миграция хезмәтенең Әтнә бүлеге, Яшьләр эше, спорт һәм туризм ,мәдәният бүлеге, авыл җирлекләре, спорт мәктәбе. Бәйрәмнең үзен исә район мәдәният йорты методисты Раилә Галиева алып барды.

Залда- бүген паспорт алырга килгән егет- кызлар белән бергә аларның әти-әниләре дә бар иде. Билгеле, кулга беренче тапкыр паспорт алган көн кеше гомерендә иң истәлекле, дулкынландыргыч көннәрнең берсе. Бәйрәм уңаеннан залдагыларны Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәбе исеменнән котлап үткән Ләйсән Җиһаншина да паспорт алучыларга хыялларының чынга ашуын теләде. Федераль миграция хезмәтенең Әтнә бүлеге җитәкчесе Лира Фагъмеева безнең илебездә паспорт килеп чыгу тарихы белән таныштырып үтте. " Паспорт - кешенең йөзе, таныкламасы. Ул беренче тапкыр Алексей патша вакытында кертелә. Петр 1 патшалык иткән заманда инде пашпорт( ул чакта аны шулай дип йөрткәннәр) алу мәҗбүри итеп куела. 1932 елның 27 декабре- паспорт системасының туган көне. Шундый заманнар да булды, авылдан җибәрмәс өчен паспортны кешенең кулына бирмәделәр",- дип таныштырып китте ул. Паспортлар тапшырылганнан соң, залда утыручыларга концерт программасы тәкъдим ителде.

Ә менә районыбызның ике укучысы паспортны Казанда, Дәүләт Думасында алды. Әлеге дәрәҗәгә Олы Әтнә мәктәбеннән Нияз Фазуллин һәм Бәрәскә мәктәбеннән Ризәлә Хабибуллина лаек булды. Алар паспортны Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан кабул итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев