Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары татарча белми

Әтнә укучылары татарча белми Тугызынчы сыйныф укучыларына чыгарылыш имтиханнарын татар телендә тапшыру өчен бернинди каршылык юк хәзер. Хәер, моңа кадәр дә чикләү юк иде. Әмма быел мөмкинлек тагын да артты, сигез фәннән имтиханнарга әзерләнү өчен бирем материаллары татарчага тәрҗемә ителгән. Сынау нәтиҗәләре нигезендә урта һөнәри уку йортларына да укырга керергә...

Әтнә укучылары татарча белми

Тугызынчы сыйныф укучыларына чыгарылыш имтиханнарын татар телендә тапшыру өчен бернинди каршылык юк хәзер. Хәер, моңа кадәр дә чикләү юк иде. Әмма быел мөмкинлек тагын да артты, сигез фәннән имтиханнарга әзерләнү өчен бирем материаллары татарчага тәрҗемә ителгән. Сынау нәтиҗәләре нигезендә урта һөнәри уку йортларына да укырга керергә мөмкин. Бу хакта кичә Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов үзе әйтте.


- Быел БДИ бирүдә әллә ни үзгәрешләр күзә­телми. Укучылар имтиханнарга тыныч кына әзерлә­нә ала. Лә­кин тарих, җәм­гыять белеме, география, информатика һәм мәгъ­лүмат техноло­гияләре буенча җаваплар­ны сайлап алу өлеше юкка чыгарылачак. Бу эш узган ел ук башланган иде. Би­ремнең чишелешен күрсәтү уку­чының белемен объектив бәяләргә ярдәм итәчәк, - дип аңлатты Энгель Фәттахов. - Контроль-үлчәм материалларын (КИМ) имтихан пунктларында бастыру мөмкин булачак. Быел тәҗрибәдә Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Чүпрәле районнары катнаша.

Кызганыч, чиста татар районы булып саналган Әтнәдәге мәктәп укучылары бу тәҗрибәгә катнашудан баш тартканнар. Сәбәбе бик гади: әлегә кадәр рус телендә өйрәнгәч, татар телендә имтихан бирә алмабыз дип курыкканнар...


Нинди телдә бирсәләр дә, укучылар 1 февральгә кадәр үзләренең нинди фән­нәрдән сынау тапшыруын хәл итеп бетерергә тиеш.


Быел республикада бердәм дәүләт имтиханнарында - 17 меңнән артык, ә тугызынчы сыйныф сынауларында 35 меңнән артык укучы катнашачак. Алдан тапшыру этабы 21 март - 6 май көннә­ренә билгелән­гән. Ә төп этап 26 майдан 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шунысын истә тотарга кирәк: имтихан кагыйдәләрен бозган укучыларга кабат сыналу мөмкинлеге бирелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев