Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары террорчылыкка каршы

Без террорчылыкка каршы Террорчылыкның кайчан, кайда булуын беркем әйтә алмый. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар һәр кешенең күңелендә мәңгегә уелып калыр. Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә һәр елны терроризмны һәм эстремизмны кисәтү максатыннан мәктәпләрдә, уку йортларында әлеге теманы яктырткан дәресләр, сыйныф сәгатьләре, яшҗләр акцияләре, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, уеннар...

Без террорчылыкка каршы

Террорчылыкның кайчан, кайда булуын беркем әйтә алмый. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар һәр кешенең күңелендә мәңгегә уелып калыр. Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә һәр елны терроризмны һәм эстремизмны кисәтү максатыннан мәктәпләрдә, уку йортларында әлеге теманы яктырткан дәресләр, сыйныф сәгатьләре, яшҗләр акцияләре, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, уеннар үткәрелде.

Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучыларында "Экстремизмга һәм терроризмга - юк " дибез исемле сыйныф сәгате битараф калдырмады. Укучылар куелган сорауларга өлешчә дөрес һәм төпле итеп җавап бирделәр. Әңгәмә барышында укучыларга террорчылыкның мәгънәсе, аның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләнде. Экранда барган презентация укучыларга бу вәхшилекне үз күзләре белән күрергә ярдәм итте. Халык фаҗигасе, илебез кайгысы укучылар йөрәгенә барып җитте, күңеленә үтеп керде һәм аларны битараф калдырмас дип ышанып калыйк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев