Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары Тукайга багышлап яза

Тукайга (Күрше йортта Тукай кунып чыккан...) Кайтып киләм Мәңгәр урамыннан, Тукай йөргән эзләргә басып. Ә ул мине күзләп тора сыман, Кереп кунган йортыннан качып. Минем янга чык та Тукай абзый, Бергә урыйк Мәңгәр урамын. Һәрбер кеше сине монда белә- Һәр татарның син бертуганы. "Әллүки"ең җырлап әнкәй, әбкәй Бишекләргә безне салалар....

Тукайга

(Күрше йортта Тукай кунып чыккан...)

Кайтып киләм Мәңгәр урамыннан,

Тукай йөргән эзләргә басып.

Ә ул мине күзләп тора сыман,

Кереп кунган йортыннан качып.

Минем янга чык та Тукай абзый,

Бергә урыйк Мәңгәр урамын.

Һәрбер кеше сине монда белә-

Һәр татарның син бертуганы.

"Әллүки"ең җырлап әнкәй, әбкәй

Бишекләргә безне салалар.

Шүрәлеләр, Су анасы белән

Һаман үсә әле балалар.

21 гасыр баласы да

Сине белә, сине хөрмәтли.

Кайсы чорда гына яшәсәк тә

Әле һаман безгә үрнәк син.

укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев