Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары укытучыларын бәйрәм белән котлый

Һәрбер баланың да тормышында ике зур, мөһим йорты була: туган йорты һәм мәктәп. Бары тик шушы йортларда аңа яшәү, тормыш, белем, акыл, тәрбия сүзләренең мәгънәсен аңлаталар, зур тормышка әзерлиләр. Әзерләүчеләре кем дисезме? Әти-әниләр һәм укытучылар! Аларның хезмәте-тормышта үзләренең көчен, сәләтен балаларга багышлауны таләп итә. Шуңа күрә укытучы-баланың "икенче әнисе" дип...

Һәрбер баланың да тормышында ике зур, мөһим йорты була: туган йорты һәм мәктәп. Бары тик шушы йортларда аңа яшәү, тормыш, белем, акыл, тәрбия сүзләренең мәгънәсен аңлаталар, зур тормышка әзерлиләр. Әзерләүчеләре кем дисезме? Әти-әниләр һәм укытучылар! Аларның хезмәте-тормышта үзләренең көчен, сәләтен балаларга багышлауны таләп итә. Шуңа күрә укытучы-баланың "икенче әнисе" дип әйтәбез. Мин үземнең укытучым Алсу Нигъмәтҗан кызы турында язасым килә.

Без сыйныфта алты малай. Малайларның уенда ниләр икәнен беләсез инде: машина, велосипед, хәрәкәтле уеннар. Ә укытучыбыз-безнең йөрәкләрдә һәрбер өлкәне танып белүгә кызыксыну уятучы, һәрберебезне үз балаларыннан да якын күрүче, авыр чакта ярдәмчебез, киңәшчебез! Безне бердәм, дус, тату сыйныф итеп туплавы аңа бер дә җиңел булмагандыр. Алсу апаның сабырлыгына сокланырлык! Укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез белән без горурланабыз. Алсу апаның сыйныфында укуыбыз белән без бик бәхетле балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев