Әтнә укучыларының имтихан бирү кыйссасы

Каушата да, куркыта да - өнне ала имтихан Бу сүзне ишетүгә, күз алдыма бик еракта калган чыгарылыш имтиханнары биргән вакытларым килеп баса. Фәридә ФИЛАТОВА Калын дәфтәр битләрен вак хәрефләр белән тутырып язган билет сорауларына җаваплар, кабинет ишеге төбендә дер калтырап алдан кереп киткәннәрнең чыкканын көтеп тору. Каушап - дулкынланып билет...
Каушата да, куркыта да - өнне ала имтихан
Бу сүзне ишетүгә, күз алдыма бик еракта калган чыгарылыш имтиханнары биргән вакытларым килеп баса.
Фәридә ФИЛАТОВА
Калын дәфтәр битләрен вак хәрефләр белән тутырып язган билет сорауларына җаваплар, кабинет ишеге төбендә дер калтырап алдан кереп киткәннәрнең чыкканын көтеп тору. Каушап - дулкынланып билет алу. Номерын укуга - бетте баш дип яшен тизлегедәй баш миен каезлап үтеп киткән уйлар өермәсе... Аңарчы урам башындагы чирәмлеккә чыгып утырып, каз бәбкәсе саклый - саклый имтихан билетларын ятлау... Бу вакыттан соң күп имтихан биргәнем булса да, әнә шунысы гына хәтергә уелып калган. Сыйныф җитәкчесе Нәҗибә апаның билет номерын карап чыгып, шпаргалка алып кереп биргәне дә истә әле. Бирдек без ул имтиханнарны. Алган белем бушка китмәде - беребез дә югалмадык. Укыйсы укыды, эшлисе килгәннәр күңеленә якын һөнәр сайлады. Ә иң мөһиме - һәркайсыбыз тормышта үз урынын тапты.
Математикадан мәҗбүри дәүләт имтиханы тапшырырга килгән тугызынчы сыйныф укучыларын күргәч яңарды бу хәтирәләр. Әле сабыйлыктан яңа чыгып килгән укучылар белән безнең чор тугызларын чагыштырсаң, җир белән күк арасы, билгеле. Тыштан үзара шаярышып сөйләшкән булсалар да, эчтә ни икәнен үзләре генә белә торгандыр. Юкка гына имтиханга керүче егетләрнең берсе каушаудан кайсы группада икәнен дә онытып җибәрмәгәндер. Каушарлык та шул. Керә-керешкә тимер эзләгеч җиһаз аркылы үтеп, "Сират күперен" кичә балалар. Ә ул тимер эзләгеч бик сирәк кенә кычкырмый кала. Шуңа да алдан ук хәстәрен күреп, егетләр чалбар каешларын салып, кызлар тагын үзләренчә әзерләнеп керә. Узган шундый имтиханнарның берсендә, бер кызның тимер эзләгеч аша берничә тапкыр үтеп, нидән икәнен белмичә, елап беткәне истә. Туфли тимере "кычкырткан" икән. Ул бала шул хәлендә имтихан бирергә кереп китте. Җәл, билгеле.
Кергәннән соң өч урында паспорт мәгълүматларын тикшерү дә аңлашылып бетми. Бер үк укучы бит инде, югыйсә. Кемгә ничектер, минем үземә бу аларны үзләрен гаепле кеше кебек тотсыннар өчен махсус эшләнгән эш кебек тоела. Тик менә гаепләрен генә аңлап булмый.
Инде саннарга күз салсак, бу көнне район мәктәпләрендә укучы барлыгы 139 укучы имтихан тапшырды. Тагын икесе мөмкинлеге чикләнгән булу сәбапле, Күшәр төп мәктәбендә үзгә чыгарылыш имтиханнары бирде . Шунысы куанычлы, имтихан бирү барышында кагыйдәләрне җитди бозулар күзәтелмәде. Мәгариф министрлыгы депортаменты әгъзасы да " Бер кимчелексез, идеаль тәртип белән үтте"дип билгеләп китте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 14:12Калыргамы, китәргәме? Элегрәк “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер бар иде.5200
-
3 июль 2022 - 12:07138 белгеч чыга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да диплом тапшыру тантанасы узды.4200
-
3 июль 2022 - 10:11«Без каршы» 26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.6300
-
3 июль 2022 - 08:05Балалар ялы дәвам итә Балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокал ансамбле белән «Ал чәчәк» бию коллективы «Сәләт»кә китә.7100
-
2 июль 2022 - 16:38Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.15600
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.22500
-
2 июль 2022 - 12:14Нәтиҗәләр билгеле Бу атнада чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгереш аттестатлары алсалар да, кайбер фәннәрдән Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре әлегә кадәр билгеле түгел.15100
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.9000
-
2 июль 2022 - 08:10Бер атнада – 43 20-26 июньнәрдә район юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан 43 административ хокук бозу ачыкланган.12800
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.24800
-
1 июль 2022 - 16:40Чәчәк атып бетергән ирисләрне нишләтергә? Язын һәм җәен ирис чәчәкләрен кисеп торырга кирәк. Моны махсус кайчы, секатор яки кул белән дә эшләп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.16200
-
1 июль 2022 - 16:31Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды.5700
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.9000
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.18800
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.46400
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.82800
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.24800
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.22500
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.22000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика