Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучылары иҗаты “Балачакка чикләр юк!” бәйгесендә

"Балачакка чикләр юк!" Республикада балалар хәрәкәте эшчәнлеген активлаштыруда безнең район да читтә калмый. Бу уку елында гына да "Лидерлар мәктәбе"нә йөрүче укучылар "Волга" яшьләр үзәгендә узган СДО (Совет Детских Организаций) утырышларында, Республика балалар оешмалары слётында, Студентлар форумында актив катнаштылар. "Балалар оешмалары һәм укучылар үзидарәсе өчен уздырылачак "Ел активы" Республика смотр...

"Балачакка чикләр юк!"

Республикада балалар хәрәкәте эшчәнлеген активлаштыруда безнең район да читтә калмый. Бу уку елында гына да "Лидерлар мәктәбе"нә йөрүче укучылар "Волга" яшьләр үзәгендә узган СДО (Совет Детских Организаций) утырышларында, Республика балалар оешмалары слётында, Студентлар форумында актив катнаштылар. "Балалар оешмалары һәм укучылар үзидарәсе өчен уздырылачак "Ел активы" Республика смотр - бәйгесенә дә заявка җибәрдек. Әле яңа гына мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Күңгәр, Яңа Шашы, Олы Әтнә мәктәбе укучыларының кул эшләре һәм презентацияләрен, март аенда Казанда Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгендә узачак " Балачакка чикләр юк!" сигезенче Халыкара бәйге-фестиваленә җибәрелде", - дип хәбәр иттеләр районның мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев