Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучысы Мәскәүне яулады

Безне анда беләләр Укучыларыбызның республикүләм бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар яулавы турында әледән әле язып торабыз. Ә менә Олы Әтнә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айгөл Шәрәфиева үзенең проектын Мәскәү дәүләт технология университеты профессорлары каршында яклап, өченче дәрәҗә диплом алып кайтты. Узган уку елында республиканың 34 районында 10 сыйныфлар өчен IT класслар...

Безне анда беләләр

Укучыларыбызның республикүләм бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар яулавы турында әледән әле язып торабыз. Ә менә Олы Әтнә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айгөл Шәрәфиева үзенең проектын Мәскәү дәүләт технология университеты профессорлары каршында яклап, өченче дәрәҗә диплом алып кайтты.

Узган уку елында республиканың 34 районында 10 сыйныфлар өчен IT класслар ачылган иде. Билгеле, бу безнең районны да читләп үтмәде. Олы Әтнә мәктәбендә нәкъ менә шундый класс ачылды. Әлеге сыйныфта укучылар информацион - технологик профиль уку планы буенча атнага 6 сәгать информатика дәресләре укыйлар. Мәктәпнең информация укытучысы Эльмира Мәгъсүмованың тырышлыгы белән, ITклассында укучыларның матур нәтиҗәләре дә күренә башлый. Укучылар " Байтик" лагере базасында оештырылган IT- JUMP проектларының профиль сменаларында булалар, анда үз проектларын яклыйлар. " Укучыларыгызның белемнәре ныклы, безгә алар белән эшләве җиңел", - дигән мактау сүзләрен ишетү Эльмира Ренат кызы өчен дә зур куаныч була.

Уку елы барышында әлеге сыйныф укучылары төрле проектларда, бәйгеләрдә катнашалар. Аларның иң зурысы- Россия күләмендә үткән " Медиатворчество и программирование " 24 bit " бәйгесендә катнашу. Бәйгенең өч номинациясенә өч проект җибәрәләр алар. "3D графика" номинациясендә Әтнә укучыларының "За победу" проекты республикада икенче урынга лаек була. Проектның авторлары - Инсаф Әхмәтгалиев һәм Фәнис Хәсәнов. Ә менә Айгөл Шәрәфиева җитәкчелегендә әзерләнгән "Мечта бабочки" проекты "Web программирование» номинациясендә Россия күләмендә өченче урынга лаек була.

" Мәскәүгә барасын белгәч аптырабрак калдык. Күрше авыл гына түгел, чыгымнары да бар бит. Мәктәп директоры Гөлүсә Рәхимҗанованың, мәгариф бүлеге, район хакимиятенең зур ярдәме белән билетлар алдык. Проект өстендә берничә укучы эшләсә дә, Мәскәүгә җитәкчесе чакырулы иде. "Станкин" университеты галимнәре каршында имтиханны Айгөл үзе тотты. Шунда ук мастер классларда катнаштык, бәйгегә килгән башка эшләр белән таныштык", - дип сөйли Эльмира Ренат кызы. Әнә шулай Әтнәбезне Мәскәүдә танытып кайталар алар.

Айгөл диплом белән беррәттән "Энциклопедия" китабы һәм Россия Президентының бер тапкыр бирелә торган стипендиясенә лаек була.

Әнә шулай, укытучылары сүзе белән әйткәндә " куркып кына башланган эш" вакыт узу белән шундый зур нәтиҗәләргә ирешә. Эльмира Мәгъсүмованың хыялы исә - тагын да шундый бәйгеләрдә катнашу. Катнашу гына түгел - җиңү дә. Ышанам, ул чынга ашар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев