Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укучысы: уңыш укудан тора

Уңыш укудан тора! Ямьле җәй үтеп киткәненә ышанасы да килми... Вакыт - вакыт инде ул. Укыйсы килмичә генә, мин 1 нче сентябрь бәйрәменә бардым. Укытучыбыз 5 фән имтихан бирәсе бар дигәч, дустым Айгөл белән сүзсез калдык. Әйе, бу уку елы авыр булачак... Бәйрәм булганлыктан укымадык, шуңа күрә ни куен дәфтәрем,...

Уңыш укудан тора!

Ямьле җәй үтеп киткәненә ышанасы да килми... Вакыт - вакыт инде ул.

Укыйсы килмичә генә, мин 1 нче сентябрь бәйрәменә бардым. Укытучыбыз 5 фән имтихан бирәсе бар дигәч, дустым Айгөл белән сүзсез калдык. Әйе, бу уку елы авыр булачак... Бәйрәм булганлыктан укымадык, шуңа күрә ни куен дәфтәрем, ни каләмем юк. Фотоаппарат һәм хәтер генә. Юк юк, бәйрәм турында язарга булмадым. Бәйрәмнән соң без очрашуга кереп киттек.

Беренче булып сүзен Айсылу апа Мөбәрәкшина башлап җибәрде. Математикадагы формулаларны укырга яратмаса да укыган, шуның белән "СӘЛӘТ"кә килеп чыккан, КФУны кызыл диплом белән бетергән. Сере нидә? Сере бик гади, Айсылу апабыз тырышып укыган гына, имтиханга бирүче фәнне генә түгел, ә барсында да уң булган. Математика формулалары ни катнашасы бар соң монда? Бар шул, формулалар уйлау да, логик фикерләүдә зур роль уйный. Уйлый белер өчен - математика кирәк! Шәхес булыр өчен режимны да булдыру комачау итмәс диде Айсылу апа.

Икенче булып Алия апа Хәнәфиева чыгыш ясады. Әйе, сәнгать мәктәбе директоры Алия апа безнең авылныкы шул ул. Алия апа болай дип сөйләде, уңышка ирешер өчен зур сынаулардан үтергә кирәк, максатны дөрес куеп, алга барырга кирәк. "Алчәчәк" бию коллективы көненә 3шәр сәгать буе шөгыльләнә икән, аларның уңышларының серләре шул инде. Чыктым, биедем генә түгел... Алар да бит безнең шикелле гади балалар.

Ә Тахир абый Сабиров безнең авылның иң-иң әйбәт тракторчыларыбызның берсесе. Тракторны карыйсымы, ремонтлыйсымы, кешегә салам кертәсе бармы, барсына да өлгерә. Трактор серләренә аннан да әйбәт төшенүче юктыр, тракторның хуҗалыкта нинди эш башкарганын Тахир абый гына аңлыйдыр. Ул бит үзе салам керттергечне булдырган!

Очрашуны тәмамлаучы Рубис абый Шакиров булды. Элек укытучы, фотограф, төзүче, мәктәп директоры булган абый хәзерге вакытта авылыбыз мулласы. Башлангычтан мәчеткә йөрергә киңәш иткән, башлангычтан ук догалар, гарәп алфавитын өйрәткән Рубис абыйдан начарлык көтмәссен. Гел булышырга әзер ул! Әллә мулла булу җиңел ди?

Безгә мондый кызыклы, мавыктыргыч очрашу уздырганнары өчен Наил абыйга, укытучыларыбызга, яңа завучыбыз Ландыш апага зур рәхмәт. "Мин - сәләтле" акциясе бездә дә булды! Ә мин барыбызга да яңа уку елында әйбәт кенә укырга киңәш итәм, имтиханнарны да укып бирмичә булмый, шуңа күрә укырга, укырга тагын бер кат укырга!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев