Әтнә укытучылары яхшы тарта, төз ата
Укытучылар арасында узган республика Спартакиадасыннан безнең укытучылар гомуми 13 урын алып кайттылар. Ә аерым спорт төрләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әйтик, бик төз аталар икән - 6 урынны начар дип булмый. Укытучыларның физик әзерлеге болай да шик уятмый иде, 3 урын алып моны тагын бер раслаганнар - Ришат Абдуллаҗанов, Дамир Галиәхмәтов,...
Укытучылар арасында узган республика Спартакиадасыннан безнең укытучылар гомуми 13 урын алып кайттылар. Ә аерым спорт төрләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әйтик, бик төз аталар икән - 6 урынны начар дип булмый. Укытучыларның физик әзерлеге болай да шик уятмый иде, 3 урын алып моны тагын бер раслаганнар - Ришат Абдуллаҗанов, Дамир Галиәхмәтов, Фәрхәд Зиннәтов, Рузия Зарипова, Ирина Хәмидуллина составындагы команда канат тартуда уңышлы чыгыш ясый. Гомумән алсак, башка еллардагыдан алга китеш бар, укытучыларыбыз уку-укыту процессы эчендә генә кайнамыйлар, шөгыльләнеп тә яталар икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев