Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укытучыларына уңышлар насыйп булсын

"Белем алу энә белән кое казу", - диләр иде элек тә өлкәннәр. Оныгыбыз Каюмов Айниз 8 нче сыйныфта укый бүген. "Нагрузка" зур инде хәзерге укучыларга да, укытучыларга да. Ел саен белем илендә яңарышлар арта тора. Ходай укучыга да, укытучыга да зур сабырлык бирсен. Күлле-Киме мәктәбендә тәҗрибәсе зур булган өлкән укытучылар...

"Белем алу энә белән кое казу", - диләр иде элек тә өлкәннәр. Оныгыбыз Каюмов Айниз 8 нче сыйныфта укый бүген.

"Нагрузка" зур инде хәзерге укучыларга да, укытучыларга да. Ел саен белем илендә яңарышлар арта тора. Ходай укучыга да, укытучыга да зур сабырлык бирсен. Күлле-Киме мәктәбендә тәҗрибәсе зур булган өлкән укытучылар булу да бик әйбәт. Алар яшь укытучыларга киңәшләрен бирәләр. Укытучыларыбыз укучылар белән бик тиз уртак тел таба беләләр.

Мәктәптә спорт түгәрәкләре дә эшли икән. Укучыларга мавыгырга бик кирәкле әйбер инде бу, чыныгу алып үсәләр. Малайларга спорт бик кирәк, чөнки солдат буласы бар бит.

Киме мәктәбендә балаларны ашату да бик әйбәт оештырылган. Повар апалары яшелчә салатлары белән дә сыйлыйлар. Быел Кимедә укучы балаларны Күәм егете Рүзәл абыйлар йөртә. Балалар бик рәхмәтле Рүзәл абыйларына, хәвефсез йөрергә яссын. Быелгы уку елы да уңышлы булсын, сезгә исәнлек - саулык, зур уңышлар насыйп булсын, ХӨРМӘТЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ!!!

Бәйрәм белән Сезне!

Равил Җәләев,

Әтнә районы, Ары авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев