Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укытучысы – дүртенче

Укытучылар өчен чыга торган "Мәгариф" журналы оештырган «Авыл укытучысы - 2014» бәйгесе республика авыл мәктәпләрендә эшләүчеләр арасында зур кызыксыну уятты. Конкурсның беренче этабында 500дән артык кеше катнашса, соңгы - хәлиткеч этабына шуларның унысы гына үтте. Мәгарифне үстерү институты бинасында узган финалда алар үз фәннәре буенча мастер-класс күрсәтте. Укытучыларның эшләрен мәртәбәле...

Укытучылар өчен чыга торган "Мәгариф" журналы оештырган «Авыл укытучысы - 2014» бәйгесе республика авыл мәктәпләрендә эшләүчеләр арасында зур кызыксыну уятты. Конкурсның беренче этабында 500дән артык кеше катнашса, соңгы - хәлиткеч этабына шуларның унысы гына үтте.
Мәгарифне үстерү институты бинасында узган финалда алар үз фәннәре буенча мастер-класс күрсәтте. Укытучыларның эшләрен мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Рәмзия Бәшәрова, Кукмара районының Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы (I урын), Илсөяр Җамалиева, Алексеевск районы 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы (II урын), Лилия Шакиртянова, Азнакай районы Актүбә эшчеләр поселогындагы 3 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы (III урын) җиңүчеләр дип табылды. «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов йомгаклау сүзе белән чыкты, әлеге бәйгедә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Интертат.ру

Безнең Күәм урта мәктәбе укытучысы Равил Садриев, 42 балл җыеп, 4 урынга лаек булды. Беренче урын яулаган җиңүченең балы 44 икәнен истә тотсак, монысы да - зур җиңү! Афәрин, Равил! Җиңүен, дипломын белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев