Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укытучысы хезмәттәше турында

Укытучы булып туарга кирәк! Укытучы, мәктәп! Бу ике сүз Күңелемдә яши янәшә. "Мәктәбем! - дип дәшкән чакта күңел, "Укытучы!" - дип йөрәк эндәшә. Мәктәбемә киләм. Юл буйлап сары яфраклар сибелгән.Табигатьнең сихри бер мизгеле. Шул мизгелне күзәтеп, мәктәп ишегенә юнәләм. Эчтә шау - шу, һәркем үз эшендә.Укучылар дәрескә йөгерә, укытучылар кыңгырау...

Укытучы булып туарга кирәк!

Укытучы, мәктәп! Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

"Мәктәбем! - дип дәшкән чакта күңел,

"Укытучы!" - дип йөрәк эндәшә.

Мәктәбемә киләм. Юл буйлап сары яфраклар сибелгән.Табигатьнең сихри бер мизгеле. Шул мизгелне күзәтеп, мәктәп ишегенә юнәләм. Эчтә шау - шу, һәркем үз эшендә.Укучылар дәрескә йөгерә, укытучылар кыңгырау шалтырауга балалар янына ашыга.Көндәлек тормыш сукмагы мине дә шул чоңгылга ияртә...

Шул мизгелдә йомшак тавыш ишетелә."Исәнмесез, ни хәлләрегез бар? Исән -имин генә барыгыз да килеп җиттегезме?" Аның кояш кебек балкыган, һәрчак синең хәлеңне белергә онытмаган, ягымлы йөзе генә дә, бу шау - шулы мәктәп мохитенә канатланып кереп китәр өчен көч бирә. Сүзем, укытучылар, укучылар, әти - әниләр, авыл халкы арасында олы ихтирамга лаек, үзенең лаеклы эшләре белән районда таныш булган, шат күңелле, ачык йөзле, мөгаллим, коллегам Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы турында.

Бәләкәй чагымда мин укытучы булуы бик җиңел дип уйлый идем.Ләкин үзем укытучы

булгач, шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. "Укытучы булып туарга кирәк" - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк.

Нурания ханымда бу сыйфатларның барысы да бар.

1988 елда туган мәктәбемә эшкә килдем. Шул вакыттан инде Нурания Идерисовна белән иңгә - иң куеп хезмәт итәбез. Ул - коллега буларак, бик ярдәмчел. Анда масаю, зур дәрәҗәгә ирешүнең минминлеге бөтенләй юк.Сиңа ничек итеп ярдәм кулы сузыйм, белмәгәнне өйрәтим, аңлатыйм икән дип борчылучы ул. Беренчеләрдән булып, компьютер технологияләрен өйрәнеп, мәктәпнең һәр укытучысына, укучысына, хәтта пенсионерларга да белем бирүче ул.

Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу -күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Нурания апа көчен кызганмый.Балалар аның янында бөтерелә, алар аны ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә. Аның укыткан укучылары да үзе кебек ягымлы, ихтирамлы. Моннан 20 еллар элек, Нурания Идерисовна җитәкчелек иткән 9 нчы сыйныф белән миңа эшләргә туры килде. "Аның кебек итеп тәрбия бирә алырмынмы мин аларга?" - дип борчылып куйдым. Аларга инде тәрбия нигезе салынган иде. Алдагы тәрбия эшен үзләре белән бергә дәвам иттек.Шул сыйныф быел очрашуга икебезне бергә чакырды. Ул укучыларның безгә булган хөрмәте, ихтирамы чиксез иде. Әлбәттә, бу аның тәрбия җимешләре.

Коллегам буларак, мин аңа сокланам. Ул бик белемле, күп эзләнә, барысыннан да хәбәрдар.Шуңа да Нурания Идерисовна район, республика, Россия күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган укытучы. Ничә ел дәвамында районда "Ел укытучысы" бәйгесендә дә беренче ул. Аның укучыларының уңышларын санап бетергесез.Олимпиадаларда призлы урыннар яулаулары, ГИА, ЕГЭ да югары баллар алулары да аның тырыш хезмәте.Хөкүмәтебез дә аның хезмәтен югары бәяли. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе дә ул.

Аның белән тормыш - көнкүреш, бакчачылык, ашау - эчү серләре турында да сөйләшеп була. Нурания апа - оста бакчачы.Аның ишегалдына керсәң генә дә, гөлләр иленә кергән кебек буласың. Өлгер, уңган хуҗабикә. Бар җир тәртиптә, чисталык хөкем сөрә. Үрнәк әни. Кызлары, Ләйсән белән Лилия, нәкъ үзе кебек ачык йөзле, ихтирамлы, тырыш балалар. Тугры хәләл җефет. Хәмит абый белән бергә үткән гомер юллары һәркемгә үрнәк, хөрмәткә лаек.

Алар икесе бербөтен. Бу мәктәбебезнең тормышында да ачык чагыла. Җитәкчелек эшенең бөтен җавапчылыгын аңлаган Нурания апа Хәмит абый өчен ышанычлы терәк һәм алыштыргысыз ярдәмче. Ышанычлы тылың булганда гына канатланып эшләргә, үрләр яуларга мөмкиндер ул.

Алтын көзләрне, хөрмәтле Нурания Идерисовна, тагын күп еллар мәктәп сукмагында каршыларга насыйп булсын Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев