Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә укытучысы Равилнең соңгы язмасы

Укытучы башы тулы уйлар, аның үзен генә кем соң уйлар? Тирес түгәм. Дүрт центнерлы үгезем барлыгына куанып, шәһәрләрнең төшенә дә кермәгән, авыл малаена 12 яшьтән стаж яза башларлык хезмәтне башкарам. Физик эш башкарганда, гәүдәнең кул-аяк шикелле әгъзалары генә эшләп, акыл ял итәргә тиеш тә бит, юк, фәкыйрегез - авыл укытучысының...

Укытучы башы тулы уйлар, аның үзен генә кем соң уйлар?

Тирес түгәм. Дүрт центнерлы үгезем барлыгына куанып, шәһәрләрнең төшенә дә кермәгән, авыл малаена 12 яшьтән стаж яза башларлык хезмәтне башкарам. Физик эш башкарганда, гәүдәнең кул-аяк шикелле әгъзалары генә эшләп, акыл ял итәргә тиеш тә бит, юк, фәкыйрегез - авыл укытучысының башы төрле уйлар белән тулган. Ни өчен соң бу Украинада христиан халкы бер-берсен бугазлый? Гадәттә «сугыш чукмарлары» дип безне, ислам динен тотучыларны атыйлар. Нәрсә генә булса да, йортларны, мәктәп һәм балалар бакчаларын бомбага тоту - чып-чын вәхшилек. Ни кызганыч, югарыдагы түрәләрнең миллиардларны бүлешә алмавыннан бичара сабыйлар зыян күрә. Шактый гына саллы авырлыктагы кул арбасын ызан буйлап бакча башына менгерәм. Чөнки анда компост бар. Менә дигән ашлама склады дияргә дә була аны. «Ашлаган җир аш бирә, ашламаган таш бирә» дигәнме әле борынгылар? Авылларның мәктәп системасы да шулай. Тик ашны шәһәрнекеннән күбрәк сорый икән. Имеш, бала саныннан финанслау оештырылса, авыл мәктәпләре «күтәрәмгә» калачаклар, ди. Сораса ни, «зато» биргән ашы саллы. Ник дигәндә, Шәймиев, Миңнеханов, Мөхәммәтшиннар кебек «самородоклар»ны каланың йөзләгән мәктәбен тәмамлаучылары белән кара-каршы үлчәү тәлинкәсенә салсаң, барыбер кыйммәтрәк киләчәкләр. Чөнки алар тирле хезмәтнең тәмен, әлеге тиреснең исен тоеп үскән сала балалары.

Арбам буш, җитмәсә түбән таба төшәсе. Эх, түбән төшүләре җиңел дә бит, ләкин җәмгыятьнең катлаулы төзелеше аша күтәрелүләре бик авыр. Мин - сигезенчеләрнең җитәкчесе. Сыйныфымдагы бер баланың язмышы өчен йөрәгем әрни... ( Язманың бер өлешен төшереп калдырырга мәҗбүрбез, чөнки автор үзе исәнендә дә, укучыма зыян килмәсен дип бу язмасын газетабызда бастыртмаган иде) Аз гына түзсә, мин аны җәмгыятебезнең баткак чоңгылына төшмәскә өйрәтәмен!

Акыл хезмәте белән генә шөгыльләнгән кешегә бик авыр, диләр. Аллага шөкер, авыл укытучысы үлчәү тәлинкәсенең икесендә дә басып тора. Эшләп кердем, тәнгә рәхәт. Интернет аша яңалык укыйм. Я Хода, нинди зур шатлык: районыбыз мәктәпләренә уку елында әсбапларга тоту өчен бер миллион сум акча бирелгән. Рейтинг буенча безнекенә 115 мең сум эләккән. Димәк, нәрсәгәдер мөмкинлек артачак?! Хәер, былтыр уздырылган капиталь ремонт күрсәтте инде җитәкчеләребезнең мәгарифебезгә ал белән торганын. Өч ай эчендә бәдрәфләребез обком шифаханәсенең «элитный» палатасыннан да яктырак, пөхтәрәк, ә катлар арасының култыксалары «Центробанк»ныкыннан болайрак ялтырый торган булып калды. Үзебез дә ел буе чисталыкны сакларга, булганның кадерен белергә өйрәндек. Ураза керергә маташа. Хуш киләсең, Изге Рамазан! Шөкер Ходайга, сирәк булса да намазга баскан укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз бар. «Изгеләр чишмәсе» челтерәп аккан Калатауга төшеп, сыерчык бала очырган атнаның җомгасында уздырыла торган, кыпчак бабаларыбыздан килгән, мең еллык тарихы булган җирле бәйрәмебез - Әләшәбез бар. Быел да милләттәшләребез, Россиянең төрле төбәкләреннән кайтып, шушы урында намаз укып, изге судан авыз итеп киттеләр. Эх, илленче елларда колхоз рәисе булып эшләгән Ишниязов абый, Хан зияратындагы кабер ташларын бульдозер белән тау астына тәгәрәттереп сөрдермәгән булсаң икән!.. Ә хәзер изге әрвахларыбызның сөякләре өстендә «Ньюхолландлар» ашлык суга, «Макдоннар» борчак ега. Нәтиҗәдә, авыл укытучысына тагын бер төп хезмәт өстәлә: артына карамый дөнья куган «маңкортлар»ның балаларын ата-баба мирасын, милли җәүһәрләребезне кадерләп сакларга өйрәтү. Югарыдагы юлларым аша авыл укытучысының борчу-куанычларын дөрес итеп аңлата алган булсам, бел, укучым: автор җиде кат күктә.

Равил САДРИЕВ,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы - 21 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев