Әтнә укытучылары, коммуналь хезмәткә түләү өчен компенсация бирергә җыеналар
Мәгариф министрлыгы авылда эшләүче укытучылар өчен ташламалар исемлеген арттырырга тәкъдим итә.
Укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Россия Мәгариф министрлыгы «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр әзерләде. Алар кысаларында авылда эшләүче укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар исемлеген арттыру планлаштыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
«Авыл торак пунктларында, эшчеләр бистәләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә яки 50 меңнән азрак кеше яши торган шәһәрдә эшләүче педагогларга торак биналарның коммуналь хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Анда җылылык һәм электр өчен компенсация дә керә», диелгән хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, чыгымнарны каплау күләмен, шартларын һәм тәртибен Россия Хөкүмәте һәм төбәкләр раслаячак. Компенсация өчен акчаларны федераль бюджеттан һәм субъектлар бюджетларыннан бүлеп бирү планлаштырыла.
Авылдагы укытучылар өчен күп кенә социаль ярдәм чаралары каралган, шул исәптә «Земский учитель» программасы да бар.
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев